Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айваз Садыров хаталы язучы артистларны шелтәли, Фирдүс Тямаев артистларны "надан" дип атамаска өнди

Инстаграм челтәренә “Татар радиосы”ның баш мөхәррире Айваз Садыров хаталы язучылар турында пост урнаштырган.

news_top_970_100
Айваз Садыров хаталы язучы артистларны шелтәли, Фирдүс Тямаев артистларны "надан" дип атамаска өнди

“Бер көнне радиодан олуг язучыбыз Аяз Гыйләҗевның улы Татар энциклопедиясе институты директоры Искәндәр Гыйләҗевның чыгышын тыңладым. "Хәзерге көндә, 80нче еллар белән чагыштырганда, наданнар күп" - диде ул. Килешмичә булмый шикелле. Бүген кеше көзгесе - социаль челтәрләр, бигрәк тә, instagram. Өлешчә, кайбер очракта тулысынча, аның фикер сөрешен, белем дәрәҗәсен постлар, алар астындагы язмалар сурәтли. Камил, грамматик, лексик хаталарсыз язучылар сирәк хәл бит, чыннан да.

Хәзер интернетны олы буын вәкилләре актив яулап килә. Инстаграмны өйрәнделәр, дөрес язарга юк, ахры. Алар татарча язганда күп хаталар җибәрүне күзәтәм. Еш очрак - "Ә" урынына "Е" хәрефе куллану. (сөйлЕшЕм, егетлЕр) Яхшы, татарча клаватура юк дияр идек телефоннарда, транскрипциягә таянып, "Э" куйсалар була бит. Ярый, алар мәктәпне күптән тәмамлаган, онытыладыр күп әйбер, ә кичә генә мәктәп тәмамлаган яшьләр кайчан онытырга өлгергән грамматиканы!? Күпчелегенең язмаларын кызармыйча карау мөмкин эш түгел. Аеруча яшь кызларның хаталы язуы ачуны чыгара.

Тагын бер инстакатлам - сәнгать, эстрада әһелләре, артистлар. Халык өчен үрнәк булырга тиеш кешеләр арасында да камил сүзләр, җөмләләр язучылар аз бит. Тыныш билгеләре, да-дә кушымчаларының хаталы кулланылышы турында әйтеп тә торасы юк. Кая карама - хата!

Әйе, үзем дә гөнаһ шомлыгына каршы, ычкындырам хаталар. Игътибарсызлык та китә. Тик мин постны куяр алдыннан ныклап тикшерергә тырышам язмаларны.

P.S. Язылучылар саны 3000нән арткан аккаунтларны ММЧга тиңләү турында сүз йөри. Хаталы интернет нормага әйләнгәнне, хаталар белән тулган ММЧ нормаль күренешкә әйләнер микәнни?..

P.P.S. Чи татарларның, татарның күренекле вәкилләре русча гына язуы аерым тема”, - дип язган ул.



Үз фикерләрен язучылар күп, алар арасында популяр җырчы Фирдүс Тямаев та бар.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Бер көнне радиодан олуг язучыбыз Аяз Гыйләҗевның улы Татар энциклопедиясе институты директоры Искәндәр Гыйләҗевның чыгышын тыңладым. "Хәзерге көндә, 80нче еллар белән чагыштырганда, наданнар күп" - диде ул. Килешмичә булмый шикелле. Бүген кеше көзгесе - социаль челтәрләр, бигрәк тә, instagram. Өлешчә, кайбер очракта тулысынча, аның фикер сөрешен, белем дәрәҗәсен постлар, алар астындагы язмалар сурәтли. Камил, грамматик, лексик хаталарсыз язучылар сирәк хәл бит, чыннан да. Хәзер интернетны олы буын вәкилләре актив яулап килә. Инстаграмны өйрәнделәр, дөрес язарга юк, ахры. Алар татарча язганда күп хаталар җибәрүне күзәтәм. Еш очрак - "Ә" урынына "Е" хәрефе куллану. (сөйлЕшЕм, егетлЕр) Яхшы, татарча клаватура юк дияр идек телефоннарда, транскрипциягә таянып, "Э" куйсалар була бит. Ярый, алар мәктәпне күптән тәмамлаган, онытыладыр күп әйбер, ә кичә генә мәктәп тәмамлаган яшьләр кайчан онытырга өлгергән грамматиканы!? Күпчелегенең язмаларын кызармыйча карау мөмкин эш түгел. Аеруча яшь кызларның хаталы язуы ачуны чыгара. Тагын бер инстакатлам - сәнгать, эстрада әһелләре, артистлар. Халык өчен үрнәк булырга тиеш кешеләр арасында да камил сүзләр, җөмләләр язучылар аз бит. Тыныш билгеләре, да-дә кушымчаларының хаталы кулланылышы турында әйтеп тә торасы юк. Кая карама - хата! Әйе, үзем дә гөнаһ шомлыгына каршы, ычкындырам хаталар. Игътибарсызлык та китә. Тик мин постны куяр алдыннан ныклап тикшерергә тырышам язмаларны. P.S. Язылучылар саны 3000нән арткан аккаунтларны ММЧга тиңләү турында сүз йөри. Хаталы интернет нормага әйләнгәнне, хаталар белән тулган ММЧ нормаль күренешкә әйләнер микәнни?.. P.P.S. Чи татарларның, татарның күренекле вәкилләре русча гына язуы аерым тема... #татар #татарча #татарлар #татары #татартеле

Публикация от Айваз Садыров (@aivazsadyrov)



“Бигрәк хәзер яшьләрне наданга чыгарып калдыралар!!! Без мәктәптә укыганда да, татар теле белән әдәбиятны укыганда барысы да бишлегә укымый иде инде. Иң авыр фән иде!!! Мин дә хата белән язгач, миңа тизрәк смс язалар: “Фирдүс абый, хата киткән”, – дип. Төзәтәм дә куям. Надан дияргә кирәк түгел, ә өйрәтергә кирәк”, - дигән ул. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100