news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айваз Садыров батареялар алмаштыра башлаган?

Теле-радиотапшырулар алып баручы, продюсер, студентларга белем бирүче, үзе әйтмешли, вакыты булганда әз-мәз каләм тибрәтүче Айваз Садыров инде батареялар алмаштыру эше белән шөгыльләнә башлаган… дип торам.

news_top
Айваз Садыров батареялар алмаштыра башлаган?
Салават Камалетдинов

Бактың исә, ул инстаграмда яңа сәхифә генә башлап җибәргән икән. Дөнья булгач, төрле көтелмәгән хәлләр була шул. Телефон аша һич кенә дә бер-берсен аңламаган ике кеше әңгәмәсе бик кызык килеп чыккан.

 «Яңа сәхифә. Тормышта булган телефон сөйләшүләре.

— Алло, Айваз!

— Исәнмесез!

— Батареяларны алыштырасы бар. Кеше җибәрәсезме?

???

— Өйдәге батареяларны алыштырырга вакыт җитте дим!

— Нәрсә дип җавап бирергә белмим… Сез кемгә шалтыратасыз?

— Айвазмы сез?

— Әйе.

— Соң алыштырыгыз батареяларны алайса!

— Бу мәсьәләдә мин сезгә әллә ни ярдәм күрсәтә алмам шул…

— Кем күрсәтә соң алайса ярдәмне, сез дә булмагач?!.

— Э-э…

— Ә-ә-әй… Безнең торакны тәэмин итү (ТСЖ-авт.) нәчәльнигының да исеме Айваз! Ялгышып сезгә шалтыратканмын… Гафу итегез!

— Була торган хәл. Ә минем номер сезнең телефонга ничек килеп эләккән?

— Моннан берничә ел элек безнең балаларның туйларын алып барган идегез. Кстати, бик матур булган иде…»


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар