Башкортстан Республикасы Экология министрлыгы аюдан качып суда утырган балыкчыны эзләп табу турында сөйләгән. Ир-ат аюдан качканда кулын сындырган һәм телефонын югалткан. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Бөре районының Түбән Лачынтау авылында 2 дус төнлә Агыйдел буена балыкка барган. Кинәт аларның берсе аю ырылдаган тавыш ишеткән. Ул, куркып, авылга таба чапкан. Дустын һәм машинасын яр буенда калдырып киткән.
Башкортстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ир-ат ярдәм чакырган. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре, аучылык күзәтчелеге һәм авыл советы вәкилләре икенче балыкчыны эзләргә чыккан.
Югалган балыкчыны авылдан 1,5 чакрым ераклыкта Агыйдел агымы буенча югарырак өлештә тапканнар. Башкортстан Республикасы Экология министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, ул су эчендә утырган. Балыкчы исән, әмма бик каты курыккан һәм өшегән булган. Шулай ук ир-ат, бүрәнәдән егылып төшеп, кулын сындырган һәм телефонын югалткан. Аңа медицина ярдәме күрсәткәннәр.
Ир-атны шәхси транспортына кадәр озатып куйганнар. Аннары ул дусты белән өенә кайтып киткән. Экология министрлыгы хәбәр иткәнчә, аю эзләре ачыкланмаган, чөнки бу урында сукмак ташлы.
«Арттан кыштырдаган тавыш ишеттем, – дип сөйләгән балыкчыларның берсе. – Борылып карадым, кычкырып җибәрдем. Шуннан соң ырылдаган тавыш булды. Мин су аша чыктым, ярты сәгатьләп көтеп тордым. Чыккач, иптәшемә шалтыраттым. Анда аю йөри бугай, дип хәбәр иттем. Шуннан соң аның белән элемтә югалды. Ул суда утырган булып чыкты».
Икенче балыкчы дусты шалтыратып кисәткәннән соң 3 сәгать суда утыруын, тик аюны күрмәвен әйткән.
Башкортстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты ерткыч хайваннар очратырга мөмкин булган урыннарда төнлә балык тотмаска киңәш итте. Балыкка йөргәндә тулысынча заряд җыйдырылган телефон алырга, аңа суга чыдам чехол киертергә кирәк. Шулай ук үзең белән сигнал бирү өчен сыбызгы йөртү мөһим.
«Аю очратсагыз, паникага бирелмәскә тырышыгыз, йөгермәгез һәм кычкырмагыз. Ерткычка артыгыз белән борылмыйча, әкрен генә чигенегез», – дип аңлатты коткаручылар.
Ашыгыч хезмәтләрнең бердәм телефоны – 112.