«Аю күргәч, егетләрнең куркудан күз яшьләре бәреп чыкты»
Татарстанда кешеләрнең аю белән очрашу очраклары ешайган. Аю күргәч нишләргә кирәк икәнен һәм республикабызда әлеге җәнлекне кайсы урманнарда күреп булуын белештек.
Соңгы араларда интернетта аюлар турында видеолар таралды. Берсендә консерва банкасына теле кысылып калган ак аюны коткару турында сүз барса, икенчесендә аюлар юл кырыена ук чыккан иде.
Татарстан территориясендә булмаса да, аюны үз күзләре белән күргән кеше белән сөйләштем. Казанда яшәүче Айвазга эше буенча илебезнең төрле почмакларында булырга туры килә. Бригадасы белән Татарстан кыр-урманнарын да бер генә урамаган ул. Аю кебек зур җәнлекне Ухта шәһәре урманнарында очраткан. Моннан берничә ел элек булган вакыйганы ул болай дип искә алды:
Юлыбыз урман аша үтә иде. Биредә аюлар очратуыбыз ихтималы турында алдан кисәтеп куйсалар да, каршыбызга аю чыгар дип беребез дә уйламады. Чынлыкта бик куркыныч икән ул. Андый зур ерткычларны читлек аша зоопаркта күрүдән дә яхшысы юк, дип уйлыйм хәзер. Аюны күргәч үк, ул җирдән табан ялтыраттык. Дөрес, аю күргәч, йөгермәскә, аңа артың белән борылып басмаска кушалар, тик каршысына аю килеп чыккач, кем генә истә тота икән ул кагыйдәләрне, белмим. Бригададагы кайбер егетләрнең куркудан күз яшьләренә кадәр бәреп чыкты. Хәзер искә төшерүе кызык булса да, ул вакытта бер дә алай тоелмады. Безгә ул вакытта бәхет елмайды. Аюның эшләре күп булган, күрәсең, аның безгә игътибар итмәве дә безнең бәхеткә булды. Югыйсә аюдан качып кына котылам димә.
Берсендә, җирдә аю эзләре күреп, көз көне елга аша да чыгарга туры килде, чөнки яр буеннан бару инде куркыныч иде. Җиһазларыбызны өскә күтәрдек тә, муеннан су ерып, икенче якка чыктык. Бу инде аюны мультфильмнардан карап утыру гына түгел, – дип сөйләде ул.
«Электр көтүче» аюдан саклый
Саба районыннан умартачы Булат Хәмидуллин да моннан берничә ел элек аюны үз күзләре белән күргән булган.
Аңарчы бездә аюлар алай күренми иде. Соңгы елларда күренгәли башладылар. Аю бездән якынча 50 метр ераклыкта иде. Ул үз юлы белән китеп барды. Кеше үзе аю биләмәсенә керә бит. Бер танышымның умартасы урманга терәлеп тора, аюның тигәне юк иде. Дөрес, быел аю бер умарталыкны туздырган, дигән хәбәрләр йөрде йөрүен, – диде ул.
Саба районы Урта Нырты авылы умартачысы Данил Яруллинның умарталарын берничә тапкыр аю кереп җимергән.
Аю шулай зыян салгалый инде. Аңлап йөрми бит ул, тамагын туйдырыр өчен йөри. Минем умарталыгым басу кырыенда тора. Яз көне урман янына күчерәм. Йокыдан ачыгып уянган аюлар үзләренә ризык эзләп йөри башлыйлар. Алар умартаның пергасын, балын ашыйлар, – дип аңлатты умартачы егет.
Данил быел умарталыгын «электр көтүче» белән әйләндереп алган. Аю кермәгән.
Умарталыкларымны шулай сакладым. Узган елны май ахыры – июнь башында аю килеп киткән иде. Бал аертканда августта да бер керде. Аю башта агачлыкка якынрак җирне сайлый. Бер авызы тия икән, көндез дә килә ала, күбрәк төнлә йөри. Бал кортлары оясы җиңелчә генә ачыла икән, аю аларны җимерми, рамнарын гына ала. Ул аны әйләндереп йөртә, коеласы шуннан коела. Бер кергәндә 4 оямны җимергән иде, – диде ул.
Данил Яруллин умарталыклары урман янында булган умартачыларга үзенең киңәшләрен дә бирде. Бал кортларын аюдан саклау буенча үз тәҗрибәсе белән уртаклашты:
1,5 литрлы пластик шешәләргә яртылаш кына су тутырып, умарталык чигенә, урман кырыена җиргә атарга була. Температура үзгәргәндә ул «ата», тавыш чыгара. «Электр көтүче» алганчы, мин радио куеп калдыра идем. Болай иткәндә дә аюлар килгәне булмады, – диде ул.
«44 ел эшләп, аю очратканым булмады»
Кама Тамагында яшәүче аучы Рамил Кәримовның үзенең аюлар белән очрашканы булмаган.
Мин шушы системада инде 44 ел. Безгә аюлар күпчелек очракта мари ягыннан килә. Үзебезнең Татарстанда алар күп түгел. Үземнең аю очратканым булмады. Ауга күрше районнарга чыгып йөргәнем юк. Якын-тирәдәге Буа, Чүпрәле, Апас, Тәтеш, Кайбыч кебек районнарда аю юк. Аю гына түгел, бүресе дә сирәгәйде инде. Аучы дусларым арасында да аю күргәннәрен хәтерләмим.
Аю күзенә күренмәвең хәерле. Алай-болай аю барлыгын белсәгез, күрсәгез дә, берүк үзегезне сиздерә күрмәгез. Аюдан качып котылып булмый, – диде ул, сүзен кыска тотып.
Аю күрсәң, нишләргә?
Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты сайтында урманда һәм юлларда аю очрагач нишләргә кирәклеге һәм үзеңне ничек тотарга икәнлеге турында язылган. Белгечләр билгеләвенчә, республикада көрән аюлар белән очрашу очраклары ешайган.
Киңәшләр:
- Кыргый хайваннар белән очрашканда, паникага бирелмәскә, күзләренә карамаска (ул моны сезнең тарафтан агрессия дип кабул итүе ихтимал) һәм акрын гына китеп барырга кирәк.
- Йөгерергә һәм хайванга арка белән борылып басарга ярамый. Хайван якынлашса, аны кискен тавышлар белән куып җибәрергә тырышыгыз.
- Палаткалар, ау өйләре янында, пикник урынында ризык калдыкларын калдырмагыз. Лагерьларны ачык урыннарда, тирә-якны күзәтерлек итеп урнаштырыгыз.
- Беркайчан да аю балаларына якын килергә ярамый. Алар янында һәрвакыт әни аю булачак.
Узган ел белән чагыштырганда аюларның баш саны 23 тән 26 га кадәр арткан, диелә әлеге хәбәрдә.
Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе җитәкчесе Ринат Чиспияков белән дә көрән аюлар турында сөйләштек.
Республикабызда кешеләрнең аю күргәннәре булды. Бәхетсезлек очраклары булганы юк. Дөрес, моннан берничә ел элек Кукмара районы урманында аю бер кешене имгәткән иде. Аюлар еш кына умарталыкларны да туздыра.
Аюлар Әгерҗе районы урманнарында күп. Шулай ук республикабызның Мамадыш, Балык Бистәсе, Теләче, Балтач, Яшел Үзән, Саба һәм Кукмара районнары урманнарында да аюларны очратырга мөмкин. Татарстанда аюлар саны утызга якын. Быел аюлар саны артты, дип әйтеп булмый, чөнки бездә әлеге җәнлекнең тормышы өчен уңай, яраклы урманнар, җирләр күп түгел. Балтач, Теләче, Әгерҗе, Мамадыш районнары территорияләрендә аю өннәре дә табылган иде, алар бездә кышлый да. Кама артында урманнар да күп, шулай да, аюлар бар, дигән мәгълүмат ишетелгәне юк. Элегрәк әле Нурлат районында да аюлар күргәлиләр иде.
Аю очратсаң, паникага бирелергә ярамый. Шулай дип әйтәбез дә без, әмма кинәт кенә аю очраткан вакытта бу кагыйдәләр искә төшәме икән? Бер-берең белән сөйләшмәскә, тавышланмаска кирәк. Аюны читтән күрү – бер хәл, шулай да аның белән очрашмаска тырышырга кирәк. Татарстанда аюлар кызыл китапка кертелгән, аларны аулау тыела, – дип аңлатты белгеч.
Ринат Чиспияков әлеге җирлектә аю булганлыгына ишарә итә торган берничә билгене дә атап үтте:
- Агач кәүсәләре куптарылган булуы, тырнак эзләре.
- Агач ботакларындагы җәнлек йоны.
- Тапталган урыннар булу.
- Актарып ташланган кырмыска оялары.
- Иң төп билге – аю эзе, аны берни белән дә бутап булмый.
Көрән аюлар Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән, шуңа күрә аларны аулау тыела.