news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Аюдан качарга маташкан ир-атларның берсе һәлак булган, икенчесе имгәнгән

news_top

Байкалда 2 турист аюга очрый. Алар ерткычтан качарга маташа. Шул чакта кыядан егылып төшәләр. Берсе һәлак була. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

«Россия Тикшерү комитетының Бурятия буенча Тикшерү идарәсенә Байкал яры буенда бер турист һәлак булуы, икенчесе имгәнү турында хәбәр иттеләр», – диелә хәбәрдә.

Якынча белешмә буенча, 2 ир-ат Чивыркуйский култыгы ярында ерактагы бухтада ял итә. Бирегә алар көймәдә килә.

Туристлар яши торган урынга урманнан аю чыга. Ир-атлар ерткычтан качарга тырышканда, кыядан егылып төшәләр. Берсе шунда ук үлә, икенчесе төрле травмалар ала.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар