news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Аю урманда гөмбә җыючы кешене 10 километр эзәрлекләп йөргән

Аю урманда гөмбә җыючы кешене 10 километр эзәрлекләп йөргән

news_top
Аю урманда гөмбә җыючы кешене 10 километр эзәрлекләп йөргән
Екатеринбургта яшәүче Сергей исемле ир-ат Ревда бистәсе тирәсендәге урманга гөмбә җыярга барган. Ул машинасын юл кырыенда калдырып торган, үзе агачлар арасына кереп киткән. Шунда ул аюга тап булган. Бу турыда НТВ каналы хәбәр итте.

Сергей машинасын калдырган урыннан 7 километр чамасы ераклыкка китә. Гөмбәле урын таба һәм җыя башлый. Бер мизгелдә гөмбәче ир-ат башын күтәрә һәм аю күреп ала. Аю Сергейдан 30-40 метр ераклыкта гына була. Аю кешегә һөҗүм итми, ул ерактан карап кына тора.

"Мин акрын гына читкә китә башладым. Кычкырмадым да, йөгермәдем дә. Бераз киткәч, тыңлап карый - аю артымнан килә", - дип сөйли Сергей.

Сергей куркып кала. Аю аннан йөз адым чамасы гына арттан бара. Ул кешегә ташланырга да маташмый, ләкин арттан эзәрлекләп килә. Сергей унлап километр юл узгач, адашканын аңлый. Шуннан соң ир-ат агачка менә, әйләнә-тирәне күзәтмәкче була, шалтыратырга җыена. Сергей коткару хезмәте номерына таба, үз хәле турында хәбәр итә. Хәбәрне Ревда ЮХИДИ экипажына тапшыралар. 

 
Свердловск өлкәсе буенча ЮХИДИ матбугат хезмәте фотосы

Ир-ат югалган урынга инспекторлар килә. Алар сирена эшләтеп җибәрә, шулай итеп сәгать ярым чамасы бу тирәләрдә эзләп йөриләр. Полиция хезмәткәрләре гөмбәче белән телефоннан сөйләшеп тора. Ә аю шушы арада Сергей артыннан баруын дәвам итә.

Полиция хезмәткәрләре ярдәме белән Сергей бер предприятие янына килеп чыга, аны шунда көтеп торалар. Сергей инспекторларга рәхмәтләр әйтә.

"Егетләр бик шәп, берсе стажер, икенчесе лейтенант. Аларның сменасы да беткән иде, ләкин егетләр мине ташлап китмәде", - ди Сергей. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар