АКШтагы Арканзас штатында урнашкан кемпингта аю 60 яшьлек турист ир-атны палаткасыннан сөйрәп чыгарып урманга алып кереп киткән һәм ботарлап ташлаган. Бу хакта биредәге басмаларга сылтама белән «Аргументы и факты» яза.
Хокук саклаучылар ачыклаганча, ир-ат Миссури штатыннан ялга килгән булган. Ул хатыны белән балаларына фотографияләр җибәреп барган, шул исәптән зур кара аюның фотосын да күрсәткән булган. Турист хәбәргә чыкмый башлагач, ир-атның гаиләсе полициягә мөрәҗәгать иткән.
Шериф лагерьга барган һәм җирдә урман ягына таба сөйрәгән эзләр булуын күреп алган. Урман эчендә ир-атның мәете табылган. Аюны эзләп табып, атып үтергәннәр.
«Фотографиядәге ерткыч – ата аю. Туристка ташланган аю да шулай ук. Аның зурлыгы фотога төшерелгән ерткычныкына охшаган, борыны да шундый ук төстә. Шулай ук фото һөҗүм булган урында ук ясалган булган», – дип сөйләгәннәр полициядә.
Моннан тыш, экспертлар аю үләксәсендә һәлак булган ир-атның ДНКсын тапкан, диелә хәбәрдә.