Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аю килгәч, үле булып кылана». Аягы сынган егет өч көн буена урманда адашып йөргән

21 яшьлек Данил дусты белән гөмбә киткән җирдән адашып калган.

news_top_970_100
«Аю килгәч, үле булып кылана». Аягы сынган егет өч көн буена урманда адашып йөргән
https://pixabay.com

18 августта, сишәмбе көнне, кичке якта Түбән Тагил шәһәреннән 70 км ераклыктагы урманда 21 яшьлек Данил М. югала. Пандемиягә кадәр егет Краснодарда рестораннарда эшли, җәй башында Түбән Тагилга кайта. Ул авылда бабасы белән әбисе янында ял итә. 18 августта Данил дусты белән гөмбәгә бара. Гөмбә җыйганда ул ялгыш кына чытырман эченә кереп китә һәм югала. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Егетне пәнҗешәмбе көнне кич белән генә табалар. Ул исән, аягы сынган, аю белән дә очрашырга өлгергән. Хәзер Данил хастаханәдә ята. Данил урманда уздырган өч төне турында әтисенә сөйләгән. 

«Ул югалганда караңгы төшә башлаган иде инде. Улым агачка менеп, юлны карамакчы булган. Ләкин егылып төшеп, аягын сындырган. Аннары ул аланлыкка таба шуышып барган, кычкыра башлаган. Ул үзен табарлар дип өметләнгән. Ләкин беркем дә ишетмәгәнен аңлагач, урманнан шуышып чыкмакчы булган», — дип сөйли Данилның әтисе Александр.

Аягы сынганга күрә, Данилга үрмәләп кенә йөрергә туры килә. Беренче көн җылы була, аннары яңгырлар башлана. Егетнең шырпысы да, зажигалкасы да булмый, ул учак та яга алмый. Данилның өстендәге йон кофта юешләнеп бетә, барырга комачаулый, шуңа күрә егет кофтасын салып ташлый.

«Данил сүзләренчә, ул кофтасын ташламаса, урманнан чыга да алмас иде. Ул футболкадан килеш кенә үрмәләп барган. Мүк һәм куян чирәмен ашаган. Бу урыннарда сазлыклар гына, елгалар юк. Ул мүктән сыгып су эчкән. Төнлә шалаш ясап йоклаган. Соңгы төнендә ул бөтенләй диярлек йокламаган, бик туңган. Җирдә ята, туңганын сизгәч, кабат шуышып китә. Икенче көнне шуышып барганда, Данил аю очрата. Ул бөгәрләнеп яткан да, үле булып кыланган. Аю 10 метрлап якын килгән, иснәп караган да китеп барган», — дип сөйли Александр.

Бу вакытта урманда Данилны танышлары, туганнары, волонтерлар эзли. Әбисе белән бабасының авылында күршедә яшәүче кеше Данилның эзен күрә. Ул егетнең ярдәм сорап кычкырганын да ишетеп ала һәм Данилны таба.

«Без аны ашаттык, өч чокыр чәй эчте. Аннары хастаханәгә алып киттек. Пәнҗешәмбе көнне аңа операция ясап, аягын төзәтәләр», дип сөйләгән әти кеше.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100