Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аю Ирекне егып сала да имгәтеп бетерә». Урман юлыннан кайтучы эшчеләргә аю ташланган

45 яшьлек Равил Нәбиуллин монтировка һәм көчле тавышы белән акырып кына ерткычны куып җибәрә алган.

news_top_970_100
«Аю Ирекне егып сала да имгәтеп бетерә». Урман юлыннан кайтучы эшчеләргә аю ташланган
https://pixabay.com

Башкортстанның Караидел районындагы Иске Юраш авылында яшәүче Равил Нәбиуллинны авылдашлары герой дип саный. Ул иптәшен котырган аюдан саклап калган. Тик ул бу батырлыгы турында туганнарына сөйләп тормаган, командировкага җибәрмәсләр дип курыккан. Шулай да аның даны бөтен тирә-якка таралган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Май аенда 45 яшьлек Равил Нәбиуллин иптәше белән Благовещенск районына командировкага китә. Эш беткәч, алар «Камаз» машинасына утырып базага кайтырга чыгалар. Урман аша узганда, ял итәргә туктыйлар.

«Машина йөртүче чыкты, мин кабинада калдым, телефонга карап утыра идем. Улаган тавыш ишеттем. „Ирек, йөгер!“ дип кычкырып җибәрдем. Кабина ишеген ачтым да аю аны җиргә егып салганын күреп алдым. Аю Ирек өстендә тора, аңа бәрә», — дип искә ала Равил.

Равил тиз генә кулына ни эләкте шуны — монтировка — ала һәм аюга тотып бәрә. Аннары ул бар көченә үзе аюга акыра башлый. Аю башта корбанын җибәрә, аннары үзе дә чигенә.

Аю читкәрәк киткәч, Равил Ирек янына бара, аның хәле коточкыч була. Ирекнең ике сөяге сынган, бите, аяклары һәм башы яраланып беткән була. Ул үзе йөри алмый. Равил иптәшен күтәреп ала һәм беренче ярдәм күрсәтә, аннары ашыгыч ярдәм чакыра.

Бирегә алар эшли торган компания вәкилләре вездеход машинада килә, имгәнгән Ирекне урманнан шул транспортта алып чыгалар һәм хастаханәгә илтәләр. Бәхеткә, аны хәле хәзер яхшы инде.

Равил өйгә кайткач, бу турыда сөйләп тормый. Туганнары чит кешеләрдән ишетеп кенә беләләр.

«Курку? Кем уйлаган инде аны ул вакытта? Куркыныч булганын соңрак кына аңладым. Безнең Караидел районында аюлар гел күп булды. Караидел кешеләре аю яныннан 30-50 метр ераклыктан узып китә — бу алар өчен гадәти хәл. 45 яшемә җитеп, мин аю һөҗүм итүен беренче күрәм. Гадәттә, аю конфликтлы хайван түгел», — ди Равил.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100