Юграда ир-ат урманда эрбет агачы күркәсе җыйган кешене, аю дип уйлап, атып үтергән. «Саксызлык аркасында үтерү» маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының төбәк Тикшерү идарәсе хәбәр итте, дип яза «Вести».
Гадәттән тыш хәл 14 октябрьдә Октябрьский районында булган. Тикшерү мәгълүматларына караганда, Сургут районында яшәүче 33 яшьлек ир кеше эте белән бергә урманда йөргән. Ир-атның үзе белән мылтыгы булган. Билгеләп үтелгәнчә, урманга ул шулай ук күркә җыярга килгән.
Бер мәлне аның эте үзен агрессив тота башлаган. Ул, читкә карап, өрергә тотынган. Хуҗа, анда куркыныч ерткыч булырга мөмкин, дип уйлаган һәм шул якка таба аткан.
«120 метр чамасы ераклыкта кыргый җәнлек түгел, ә 35 яшьлек ир-ат булган. Ул күркә җыеп йөргән», – диелә ведомствоның телеграм-каналында.
Ир-атның күкрәге яраланган, ул урында ук үлгән.