Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Аю бала кебек таза бул” сүзләре Перьм сынчысына күргәзмә ясарга этәргеч булган

Казанда “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә Перьм өлкәсе сынчысы Әлфиз Сабировның “Аю бала” дип исемләнгән күргәзмәсе үтте. Анда Әлфиз Сабировның ун ел дәверендә эшләнгән сыннары урын алган. 

news_top_970_100
“Аю бала кебек таза бул” сүзләре Перьм сынчысына күргәзмә ясарга этәргеч булган

Әлеге күргәзмә белән Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г. Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбенең татар әдәбияты кафедрасы доценты Луиза Җамалиева студентларын таныштырды.



Үзенчәлекле һәм төрки мотивларга бай булган күргәзмәдә тәкъдим ителгән сыннар һәм аларны ясаучы Әлфиз Сабиров турында Филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты Миләүшә Хәбетдинова сөйләде. 

 
“Бу сүзләр минем өчен бик мөһим, шул сүзләрне исбатлыйсым килә, миңа тырышырга кирәк” – диде Миләүшә Хәбетдинованың бу сүзләре турында Әлфиз Сабиров. 

 

- Төп сын – “Аю бала”. Бу сын 2017 елда барлыкка килә. Башта “Әби-бабайлар, әти-әниләр әйткән сүзләрне ничек сынга күчерергә икән?” - дип бер ел уйлап йөрдем. Сынның исемендә үк контраст күрәбез, аю – урманнан, ул ерткыч, ә бала – аңа каршы, яклаучысыз кеше баласы. Бу минем өчен бик кадерле сын. Безгә әти-әниләр, әби-бабайлар “Аю бала кебек таза бул”, - дия иделәр. Мин һаман да ул сүзләрнең көчен уйлап йөрим. Бу бит ерактан килгән сүзләр, минем өчен бу бик кызыклы сорау. Бу сүзләр ата-бабалардан, минем әти-әниләргә һәм миңа килеп җиткән, ул киләчәк буынга да килеп җитәргә тиеш, минем балаларыма, алардан оныкларга.

Бала аю башы рәвешендәге шлем кигән, һәм ул көбә (броня) белән капланган – бала сакта. Сынга карасак, шлемның бала өчен бик зур икәнен күрәбез. Моның белән мин күрсәтергә теләгән нәрсә: балага бирелгән мәгълүмат, аңа сөйләнгән сүзләр – ул бик зур җаваплылык, чөнки бу бала аңа тапшырылган мирасны аңлап, аны саклап калырга һәм икенче буынга җиткерергә тиеш. Минем өчен “Саклап калырмы икән?” – дигән сорау туа. Бу чылбыр өзелмәсме икән? Бу сурәт сөйләгән тарихны минем ачык калдырасым килә. Күргәзмәгә килгән һәр кеше әлеге сыннан үзенең дәвамын таба. Безнең бала һәр яктан да сакланган, тик аның ачык җире бар, үкчәсе. Монда Ахилес үкчәсе белән аналогия бар, бу баланың йомшак җире. Шуңа бу сында нокта куелмый, күп нокта кала, - диде менә шулай үзенең сыннары белән кешеләрне уйланырга мәҗбүр итәргә теләгән Әлфиз Сабиров.

“Өченче тапкыр киләм әлеге күргәзмәгә, һәм гел һәр сыннан үземә яңа белем алам. Бу рефлексия уята торган сыннар. Безгә бүгенге көндә хәрәкәткә өнди торган фикер кирәк”, - диде Миләүшә Хәбетдинова.

 
Прическа дигәннән, чәч тә Әлфиз Сабировның сыннарында зур роль уйный.

“Беренче эшем – “Кылычлы малай”. Аны 2009 елда ясадым. Шул сыннан минем легенда, мифлар юнәлешендә эшем башланды. Бу сында да, башкаларында да бала башында “чубчик” (маңгай чәче) күрергә була. Бу төркиләрдән килгән прическа. Ул “кекел” дип атала, шулай ук аны “айдар чәч” дип атыйлар. Ул кекел баланы күздән сакларга, аңа көч бирергә куела. Шулай ук, ул урысларга, казахларга күчкән. Минем дә балачакта чәчләрне алдырганда, алда “чубчик” калдыра иделәр. Шуңа, башта ясаган сынымда бу прическаны үземнең балачакны күрсәтергә дип кулланганымдыр. Бераз вакыт үткәч, мин аның турында төрле мәгълүмат җыйдым, эзләнә башладым”, - диде ул. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100