Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аю-бүреләр ашый күрмәсен: Циркка барганда белергә кирәкле 5 киңәш

Һәр оешмадагы кебек, циркта да куркынычсызлык техникасын үтәргә кирәк. Хайваннарны буйсынырга өйрәтү белән озак еллар шөгыльләнгән дрессировщиклар шул хакта кисәтә һәм үз киңәшләрен бирә.

news_top_970_100
Аю-бүреләр ашый күрмәсен: Циркка барганда белергә кирәкле 5 киңәш
Цирктагы клоуннарны һәм акробатларны, дрессировщикларның боерыкларын үтәргә өйрәтелгән хайваннарны тамаша кылып утыру бала-чагага да, өлкәннәргә дә кызык. Әмма кызык кызганычка әверелмәсен өчен, цирк тамашасын карауның үз тәртипләрен белү кирәк. Бу бигрәк тә хайваннар катнашындагы чыгышларга кагыла. Кешеләр җанварларның иң ерткычларын буйсындыра белсә дә, алар кайсыдыр мизгелдә киреләнеп, һөҗүмгә ташланырга мөмкин. 

Хайваннарны буйсынырга өйрәтү белән озак еллар шөгыльләнгән дрессировщиклар шул хакта кисәтә һәм үз киңәшләрен бирә.

Узган елның көзендә Краснодар краенда гастрольдә йөргән шапито, ягъни бер күчмә циркта булган фаҗигане күпләр хәтерлидер. Ана арыслан беренче рәттә кечкенә флаг селкеп утырган кыз балага һөҗүм итә. Аңа арена тирәли корылган тимер челтәр дә киртә тудырмый: ул аның астында ара калганын күреп, тәпиләре белән үрелеп баланы эләктереп ала. Ярый әле кызчык исән кала. Баланың әнисендә дә гаеп юк түгел, ул тамаша вакытында аңа киртә янына килергә рөхсәт итә. Баланың флаг селкеп торуы арысланны тагын да котырта.

Үткән ел Казанның дәүләт циркы ремонт һәм төзекләндерү эшләреннән соң үз ишекләрен ачты. Биредә  төрле коллективлар даими рәвештә үзләренең цирк программаларын тәкъдим итә. Монда да беренче рәттә утырган кыз бала белән чак кына фаҗига булмый калган иде. Арена кырыенда бүреләр чыгыш ясаганда ул аларга кулын суза, ерткычларны сыйпамакчы була. Әнисе исә бу вакытта кечкенә баласын тотып утыра. Бәхеткә, цирк хезмәткәрләре баланы саклап кала.


1. Җанварларга якын килү тыела
Циркка барганчы, бигрәк тә беренче рәттә утырырга туры килсә, балага хайваннар янына якын килергә, аларга кагылырга, тәм-том белән сыйларга ярамаганлыгы турында катгый рәвештә кисәтеп куярга кирәк. Ерткыч җанварлар  өйдә асрый торган юаш песи дә, әрлән дә түгел. Алар үзләренең дрессировщикларын гына тыңлый, башка кешеләрне исә ау корбаны сыйфатында кабул итә.

- Тамашачыларга беренче киңәшем – җанварларга кагылмасыннар. Беренче рәтләргә билет алган ата-аналар аеруча игътибарлы булырга тиеш. Кайвакыт, әниләр үзләре үк балага: «Бар, аю баласын сыйпа», - дип әйтә. Үз күзләрем белән күргәнне сөйлим. Аю бит ул йомшак уенчык түгел, ә ерткыч җанвар. Аренада җанварлар чыгыш ясаганда тамашачыларга урыннарыннан торып йөрмәскә кирәк, - ди аюлар дрессировщигы Алексей Плотников.

2. Тамаша залында ашарга ярамый 
Аю тәмле ашарга ярата. Әкиятләрдә дә аны бал ярата торган җанвар итеп сурәтләүләре очраклы түгел. Тамаша залында баллы попкорн яки шикәрле мамык исен сизеп алса, нишләргә мөмкин дисезме?

- Әгәр аюларны аренага чыгарыр алдыннан беренче рәттә утырган берәр бала кулындагы попкорнын идәнгә чәчкәнен күрсәм, хезмәткәрләребезгә аны тиз генә җыеп алырга кушам. Аю ис сизеп, тамашачылар арасына кереп китмәс дип беркем дә ышандыра алмый. Ялгышмасам, аю ис 30 чакрымнан сизә, борыны этнекеннән дә сизгеррәк, – ди Алексей Плотников.
Ризык кына түгел, ислемай, хушбуйлар да кызыксыну уятырга мөмкин. Мәсәлән, Алексей Плотников аюлары белән чыгыш ясаган артистлар хушбуй кулланмый. Бу киңәш тамашачыларга да кагыла.


4. Дару эчкән булсаң, алгы рәткә утырма 
Дрессировщиклар җанварлар белән эшләгәндә спиртлы һәм кискен исле дарулар кулланмавын әйтә. 

- Валерьянка, корвалол кебек көчле исле даруларны без гомумән кулланмыйбыз. Зәһәр исләр хайваннарның борынына «бәрә». Әйтик, ерткыч мәчеләр валерьянка исенә өй мәчеләреннән дә ныграк исәнгери. Әгәр дрессировщиклар чирләп китә икән, хайваннар янында дару эчмиләр. Шулай да без юлбарысларны төрле исләргә өйрәтергә тырышабыз,  – ди ерткыч мәчеләр дрессировщигы, «Цирк принцессасы» Халыкара фестиваленең Алтын таҗы иясе Людмила Суркова

Ул тамашачыларга да, әгәр дару эчәргә туры килсә, арттагырак рәтләргә утырырга куша.

5. Тамаша барганда тынлык сакларга кирәк
Хайваннарны төрле исләргә, тавышларга, сәхнә утларына дрессировка вакытында ук өйрәтәләр. Әмма әгәр дә тамаша барышында залда кинәт шар шартласа, җанвар һичшиксез  колакларын торгызачак. Бигрәк тә ерткыч мәчеләр, шул ук юлбарыслар тамаша залына бик игътибарлы, ди Людмила Суркова. Алар кешеләрнең нәрсә кигәнен, нишләп утырганын җентекләп күзәтә. «Җанварлар катнашында куркыныч номерлар күрсәтелгәндә, залда кисәк тавыш чыгармагыз, яктырткыч әйберләрне сүндереп куегыз, кечкенә флаглар селкеп утырмагыз», - ди Людмила Суркова. Һәр оешмадагы кебек циркта да куркынычсызлык техникасын үтәргә кирәк.  

Гадәттә, аренада котыра башлаган хайваннарны янгын сүндерү шлангыннан су сиптереп тынычландыралар. Ләкин тамашаның иминлеген тәэмин итеп, сакта торган хезмәткәрләр кайвакыт кешеләрне хайваннардан түгел, ә хайваннарны кешеләрдән сакларга мәҗбүр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100