news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Аю авылга килеп, сыер көтүен куып урам буйлап йөргән - видео

Аю авылга килеп, сыер көтүен куып урам буйлап йөргән - видео

news_top
Аю авылга килеп, сыер көтүен куып урам буйлап йөргән - видео
28 сентябрьгә каршы төндә Башкортстанның Ишембай районындагы Яңа Сәет авылында сыер көтүенә аю һөҗүм итә. Бу турыда  "Башкортстан" телевидениесе хәбәр итте. 

Авыл халкы сүзләренчә, ерткыч хайван сыерлар артыннан авыл урамнары буйлап йөгереп барган. Ул кырыйга чыккан бер тананы куып җиткән. Авыл кешеләре чыгып, аюны тана яныннан куып җибәрәр алган. Сыер бик җитди имгәнсә дә, исән калган. Аю исә урманга качып киткән.

Күгәрчен районының Бикбулат авылы янында бер аю атны ботарлап ташлаган. Ат үләксәсен авыл кешеләре тапкан. Хәзер алар аю авыл эченә килеп, кешеләргә һөҗүм итәр дип курка. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар