Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аю авыл янына килеп һөҗүм иткән». Балыкчы гәүдәсе кисәкләрен аю өнендә тапканнар

news_top_970_100
«Аю авыл янына килеп һөҗүм иткән». Балыкчы гәүдәсе кисәкләрен аю өнендә тапканнар
Фото: © «Татар-информ»

Приморье краендагы Березовка авылында балыкчы ир-атны аю талап үтергән. Бу турыда Приморье хакимиятенә сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Бер ир-ат югалу турында 29 октябрьдә полициягә хәбәр итәләр. Хокук саклаучылар балык тота торган урынга бара һәм шунда ир-атның әйберләрен таба. Соңрак аюның өнен дә табалар. Анда кеше гәүдәсе калдыклары була. Икенче көнне аучылар аюны өнендә атып үтерә.

Хәзер аюның кешегә һөҗүм итү сәбәпләрен белгечләр ачыклый.

«Бу – көрән аю иде, аны Гималай аюы белән чагыштырып карасаң, кешегә һөҗүм итүе типик хәл түгел. Ул кешене үтереп кенә калмыйча, ашаган да әле, өстәвенә, авылга якын урында. Бу аюның яралы булуы турында сөйләргә мөмкин», – ди «Амур тигры» үзәге директоры Сергей Арамилев.

Ул 2023 ел башында Дальнегорскида шундый очрак булуын искә төшерә. Ул вакытта аю мылтыктан атканга яраланган була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100