Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айсылу Юлдашева: Аллаһы Тәгалә тарафыннан әманәт буларак бирелгән телебезне саклап калуның ун ысулы

Башкалага килеп, Казаныбыз шаукымына ияреп яши башлаган студент елларымда иптәшләрем белән “Мин татарча сөйләшәм” акцияләрендә катнашып йөргән идем. Махсус футболкалар киеп, Бауман урамында, сәүдә үзәкләрендә татар теленә өйрәтә торган китапчыклар өләшәбез, кешеләрне туктатып, исәнмесез, сез татарча сөйләшәсезме, дип сорыйбыз. Аралашырга каршы булмаганнарга сораулар биреп, алар белән сөйләшүдән, күпмедер дәрәҗәдә эшебезне уңышлы башкарганга шатланабыз. Шул күтәренке кәефтә тулай торакларыбызга таралышкан, татар филологиясе, журналистикасы студентлыры идек без.

news_top_970_100
Айсылу Юлдашева: Аллаһы Тәгалә тарафыннан әманәт буларак бирелгән телебезне саклап калуның ун ысулы

Хәзер боларга дистә ел вакыт узган. Бүген үзебез дә әти-әниләрбез. Ул вакытларда зур эш башкаргандай горурланып йөрүләребез искә төшә.

Бүген исә милләт язмышы күпмедер дәрәҗәдә кыен хәлдә калды. Узган ел азагында татар теле мәсьәләсендә килеп туган киеренкелекләр бер генә татар кешесен дә битараф калдырмагандыр.

Безнең өчен Аллаһы Тәгалә тарафыннан әманәт буларак бирелгән телебезне саклап калу, үстерү, ныгытуның юллары Татарстан республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан да күтәреп алынды. Без – мөселманнар әманәтнең нинди бөек төшенчә икәнең, аңа тугъры калуның әһәмиятен яхшы аңлыйбыз. Галимебез Ш. Мәрҗанинең: “Иң беренче тел бетә, аннары дин, соңрак ул милләт үзе юкка чыга”, – дигән сүзләренең җитдилегенә һәм бүгенге көн өчен актуаль булуына игътибар бирик.

Шөкер, нәзарәтебез тарафыннан мөселман кардәшләребезне татар теленә өйрәтү максатыннан тырышлыклар куела. Яшь каләмче буларак, минем дә үз фикерләремне, тәкъдимнәремне белдерәсем килә.

Хәзер яңа технологияләр заманы булуы берәү өчен дә яңалык түгел. Һич кенә дә бер урында таптанып тормыйбыз, замана белән бергә атларга, артта калмаска тырышып яшибез. Минемчә, телебезне дә нәкъ шул принциплар буенча алга этәрергә, күтәрергә, үстерергә тиешбез. Әйдәгез, татар телен яңа ысуллар белән, һәркемне кызыктыра, кызыксындыра торган итеп тәкъдим итик.

Беренчедән, бары татар телендә генә эфирга чыга торган радио һәм телеканал булдырырга кирәк. Биредә дин тематикасы белән бергә татар  теле, аның тарихы, үткәне, бүгенгесе турында мәгълүмат бирү, татар телен белмәгән яки аз белгән кешеләр өчен телне өйрәтә торган махсус программалар, тапшырулар оештыру мөһим. Эфирга татар галимнәрен чакырып, алар белән әңгәмәләр кору, халыкны борчыган, кызыксындырган сорауларга җавап бирү яхшы булыр иде.

Икенчедән, дини китапларны күпләп татар телендә нәшер итү, аларны һәркем үзендә булдыра ала, укый һәм шулар ярдәмендә сөйләм телен камилләштерә алырлык дәрәҗәгә җиткерү.

Өченчедән, мөфтиебез Камил хәзрәт Сәмигуллин карары нигезендә барлык җомга вәгазьләре татар телендә алып барылу белән беррәттән, мәчет-мәдрәсәләрдә дин сабаклары, төрле чараларны татар телендә оештыру. Шулай ук бирегә татар зыялыларын чакырып, татар теле дәресләре уздыру, укучыларның сорауларына җавап бирү.

Дүртенчедән, шәригать, Коръән темаларына кагылышлы бәйгеләрне татар телендә үткәрү, сораулыкларны татар телендә төзү нәтиҗәсендә катнашучыларда татар телен өйрәнүгә этәргеч бирү. Шулай ук татар милләте, тарихы, гореф-гадәтләре, үзенчәлекләренә багышланган иҗади бәйгеләр игълан итү. Моның ярдәмендә катнашучылар татар телендә мәгълүмат туплап, телнең үзенчәлекләрен, байлыгын күрә алсын, аны өйрәнсен өчен шартлар булдыру.

Бишенчедән, ял көннәрендә мәчет-мәдрәсәләрдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм аларның әти-әниләре өчен татар телендә дин сабаклары бирү. Сабыйларга уен рәвешендә кечкенә китапчыклар ярдәмендә татар телен өйрәтү, олырак балалар өчен мавыктыргыч ярышлар үткәреп, төрле уеннар оештыру.

Алтынчыдан, балалар өчен махсус китаплар булдыру. Биредә һәрнәрсә үзенең татарча атамасы белән бирелгән, күркәм яки дөрес булмаган гамәлләр турында татар телендә гади, балалар аңларлык итеп язылган булырга тиеш. Билгеле, балалар өчен булгач, иллюстрация өлеше кечкенәләрне кызыксындыра алуы мөһим. Һәр ата-ана китап тора белгән яшьтәге баласына әлеге китапчыклар ярдәмендә әйлән-тирәне татар билгеләмәләре белән аңлата, укый алырга тиеш.

Җиденчедән, хәзрәтләребезнең вәгазь-нәсыйхәтләрен күпләп аудио һәм видео форматта татар телендә тарату, шулай ук китаплар рәвешендә татар телендә тәкъдим итү.

Сигезенчедән, мәчетләребездә татар телен өйрәнергә теләгән мөселман кардәшләребез өчен курслар оештыру.

Тугызынчыдан, дини уку йортларыбыз шәкертләре өчен татар теле дәресләре булдыру, милләтебез тарихы, шәхесләре турында мәгълүмат бирү, татар теленең бай, күп гасырлык тарихлы милләт булганы турында лекцияләр уздыру.

Унынчыдан, милләтебез, динебез тарихы, аның бөек шәхесләре турында татар телендә фильмнар төшерү. Мөмкинлек булган очракта, аларны башка телләргә дә тәрҗемә итү.

Моның ише тәкъдимнәрне әле тагын язып булыр иде, дип саныйм. Аларның кайберләре генә булса да уңышлы дәрәҗәдә тормышка ашырылса, татар телен онытмабыз, югалтмабыз, ә киресенчә, аның үсешенә өлеш кертербез ин шә Аллаһ.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100