Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айсылу, Тямаев, Салават һәм башкалар: Туган телебезне саклыйк!

Татар эстрадасы йолдызлары Инстаграмда акция башлап җибәрде. Алар татар телен яклап мөрәҗәгатьләр урнаштыра.

news_top_970_100
Айсылу, Тямаев, Салават һәм башкалар: Туган телебезне саклыйк!
Акцияне Фирдүс Тямаев башлап җибәрде. Ул "Туган тел" җырын башкара һәм татар телен якларга өнди.



Айсылу Габдинова "Минем балаларым татар булачак!" дип язган һәм Ваһапов фестивале йолдызлары - Гөлсирин, Азат Абитов, Рәнис Габбазов белән берлектә "Туган тел" җырын башкара.



Әбри Хәбриев шулай ук "Туган тел" җырын башкарган һәм шигырь урнаштырган.

"Үтерәбез, бетерәбез мени
Туган телне, анабыз телен?!
Татарларны күрә алмаганнар
Әзерлиләр телгә тик үлем!"

#минтатарчасойлэшэм hэм балаларым да татар булачак!!!

Публикация от Айсылу Габдинова (@aisylu_gabdinova)



Мөнир Рахмаев, горурланып, "Мин - татар малае!" дип язып куйган.



Үтерәбез, бетерәбез мени Туган телне, анабыз телен?! Татарларны күрә алмаганнар Әзерлиләр телгә тик үлем! *** Рөхсәтем юк! Тимә-кагылмагыз Сөйләмемнең нигез ташына!!! Маңкортларның эше барып чыкмас, Җитә алмаслар телем башына! *** Горурланам ТАТАР булуымнан! Татар булып яшим һәм үләм! Туган телем, атам-анам теленең Киләчәген балаларда күрәм! *** 24.10.17 ⓒ Əбри Хәбриев *** #ӘбриХәбриев #ЭбриХэбриев #татартеленсаклыйк #минтатарчасөйләшәм #минтатарчаҗырлыйм #татартелетугантелем #татартеле #остановитеязыковойгеноцид #stoplanguagegenocide #Татарстан #татар #минтатар

Публикация от Әбри Хәбриев (@abri_xabrieff)



Иркә социаль челтәрләрдә зур популярлык казанган рәсемне урнаштырган.



Лилия Муллагалиева агач төбе фотосын урнаштырган һәм "И, газиз телем! Сине дә шулай итмәкчеләр!" дип язган.



Рифат Зарипов иҗади төркемнәре белән "Туган тел"не җырлый.

#остановитеязыковойгеноцид #stoplanguagegenocide 1.Бүген татар теле язмышы хәл ителә. Прокуратулар мәктәпләрне тикшерә, татар теле укытучылары эшсез кала. Алар гомер буена рәнҗеп яшәячәк. Яклап сүз әйтегез, зинһар. Сез-сайланган президент, сез хокуклар яклануының гаранты. 2. Татар теле сәгатьләре кыскара яки факультативка кала икән, бу – катастрофа, фаҗига. Татар телле мохит бары тик мәктәпләрдә генә иде, бу да калмый икән, телне кулланып булмый икән, бетә. Берсе дә факуль тативка йөрмәячәк. Мәктәпләрдә татар теле саклануы өчен көрәшегез, сүзегезне әйтегез. 3. Татар теле факультативка кала икән, бу – татарның үлеме. Балалар мәктәпләрдә бүленә башлаячак. Татар теленә йөрмәсәң дә ярый дигән караш телне “второй сорт” рәтенә калдырачак. Татарстанда милләт дуслыгына балта чабу, халыкның ачуы кабарачак. Кирәкме бу безгә? Татарстан дуслык җирлеге иде, әмма бу юкка чыга башлый. 4. Татар телен гаилгә генә кертмәгез, татар теле- дәүләт теле. Аның өчен дәүләт тә җаваплы. Телебез төрле җирләрдә кулланышта булырга тиеш. Телгә мәхәббәт гаиләдә салына, әмма бакчага, мәктәпкә барган бала аның кулланышын күрми икән, кирәксенмәячәк. Татар теле кухня теле түгел. 5. Татарстанга һөҗүм бара. Башта банк кризисын тудырдылар,аннары Шартнамәне имзаламадылар. Йоттык. Хәзер татар теленә үзәкләшетерелгән рәвештә атака бара. Татар теле -дәүләт теле. Ул – республика символы. Бүген телсез калабыз икән, иртәгә Татнефть артыннан киләчәкәләр. Республиканы туздырачаклар. Аннары халыкка, бездән соң килгән буынга нәрсә диярбез? ТЕЛЕБЕЗНЕ БЕТЕРЕРГЭ ИРЕК БИРМИК ДУСЛАР!!!!!!!!

Публикация от Лилия Муллагалиева (@lilia_mul)



Илсөя Бәдретдинова "Мин - Татар кызы!!! Мин татарча сөйләшәм!!! Һәм балаларымның татарча сөйләшүен телим!" дип язган.

Мин дэ ТАТАР, мин дэ сезнен кебек.Яратамын шушы миллэтне, Ана телен мактап жырлаучылар, минем очен бигрэк кыйммэтле.Тукай чапкан пар атларга утырып, Сэйдэш коралларда койлэгэн.Жэлилебез эсирлектэ булып, ТАТАР рухы кочен сойлэгэн.hэммэбез дэ бортек кенэ олеш, кертсэк иде тарих теленэ.Бит ул бортек жиhан кулэмендэ, Кояш булып хэттэ куренэ!#рифатзарипов #тугантел #анателе #татарлар #миллэт #саклыйктатартелен

Публикация от Рифат Зарипов (@rifat_zaripov_official)



Зөлфәт Зиннуров баласын әби-бабалары белән таныштыра һәм "Картайгач, сезгә кем дип дәшүләрен телисез: "әби, бабаймы" яки "деда-бабамы" дип кызыксына.

Мин ТАТАР кызы!!! Мин ТАТАРЧА сойлэшэм!!! Хэм балаларымнын ТАТАРЧА сойлэшуен телим!!!

Публикация от Ильсия Бадретдинова (@ilsiiabadretdinova)



Ландыш Нигъмәтҗанова балаларының видеосын урнаштырган. Алар: "Без татарча сөйләшәбез!" диләр.

Нәрсә генә булса да, без - татарлар, үз телебезне саклап калу өчен тырышырга тиеш! Гасырлар буе саклап килгән әби-бабаларыбыз алдында оят булырга тиеш! Теге дөньяда күзләренә ничек карарсың... Мәктәптә дә укысыннар, өйдә дә ана телебездә сөйләшик! 1. без татарлар 2. Татар теле дәресләре кыскартыла 3. Туган җиребездә, Татарстан республикасында татарча белем ала алмыйбыз, ЕГЭ тапшыру мөмкинлеге юк 4. Ата-аналар, җыелышларда татар телен мәҗбүри укыйбыз дигән кәгазьгә кул куегыз. 4 программаны сайлыйк! 5. Татар теле дәресләре бетсә, татар теле дә бетә. Тел бетсә, милләт бетә. 6. Татар теле - кухня теле түгел ул! Без аны мәктәптә мәҗбүри өйрәнергә тиеш. #татартеленсаклыйк #минтатарчасөйләшәм #минтатарчаҗырлыйм #татартелетугантелем #татартеле #Татарстан #татар #минтатар

Публикация от Зульфат Зиннуров (@zulfat_zinnurov)



Салават Миңнеханов "Туган тел"не җырлап кына калмыйча, ата-аналар җыелышларында нишләргә кирәклеген дә өйрәтә.



Татар теле безгә кирәк, ди Гөлнара Мулланурова.



Телебезне саклыйк, дуслар, дип мөрәҗәгать итә Гөлназ Сираева.



"Йөрәк әрни", дип язган Зәйнәб Фәрхетдинова һәм "Әллүки" җырын башкара.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100