Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айсылу Леронның нинди кимчелекләре бар?

Радио һәм телевидение алып баручысы Айсылу Лерон үзенең «йомшак яклары» турында Инстаграм битендә яза.

news_top_970_100
Айсылу Леронның нинди кимчелекләре бар?
Рамил Гали

«Кимчелекләрем бармы? Бар! Миллион!

Шул миллионның унысын гына булса да язып китим әле:

1. Шалтыратырга яратмыйм, яшәсен «ватсап».

2. Ерактан начар күрәм. Күзлегем бар, ләкин ул тик ята. Берничә тапкыр театрда гына кигәнем булды.

3. Чәйне кап-кайнар булса гына эчәм. Әз генә суынды икән - юк!

4. Төнлә уянып китсәм, йоклап китә алмыйм.

5. Күп нәрсәгә шикләнеп карыйм.

6. Кешеләргә бик озак ияләшәм.

7. Таксида, матурлык салоннарында сөйләшмим.

8. Һәр көнем инстаграмдагы өч аккаунтымны карап чыгудан башлана

9. Азык-төлек кибетләрендә сирәк булам, шуңа күрә гап-гади продуктларның да бәясен белмим.

10. Ялагайлар һәм әрсезләр заманында кайчак үземә урын таба алмыйм.

Ә бәлки болар кимчелек тә түгелдер…

Үзегез белән тәңгәл килгән пунктлар бармы соң? Кайсы якларыбыз охшаган икән?» — дип сораган язылучыларыннан Айсылу Лерон.

«Адәм - фәрештә түгел, кимчелекләр бар инде ул»;

«Бер кимчелеккә генә каршы язам, кап-кайнар әйберләр ашамагыз, бик начар бу»;

«Бар җирең дә килгән, җаным, күзләр тимәсен», — дигән халык.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Кимчелекләрем бармы? Бар! Миллион Шул миллионның унысын гына булса да язып китим әле: . 1. Шалтыратырга яратмыйм, яшәсен ватсап 2. Ерактан начар күрәм. Күзлегем бар, ләкин ул тик ята. Берничә тапкыр театрда гына кигәнем булды 3. Чәйне кап-кайнар булса гына эчәм. Әз генә суынды икән, 4. Төнлә уянып китсәм, йоклап китә алмыйм 5. Күп нәрсәгә шикләнеп карыйм 6. Кешеләргә бик озак ияләшәм 7. Таксида, матурлык салоннарында сөйләшмим 8. Һәр көнем инстаграмдагы 3 аккаунтымны карап чыгудан башлана 9. Азык-төлек кибетләрендә сирәк булам, шуңа күрә гап-гади продуктларның да бәясен белмим 10. Ялагайлар һәм әрсезләр заманасында кайчак үземә урын таба алмыйм . Ә бәлки болар кимчелек тә түгелдер... Үзегез белән тәңгәл килгән пунктлар бармы соң? Кайсы якларыбыз охшаган икән?

Публикация от ?АЙСЫЛУ ЛЕРОН? (нас 56k) (@iceluleron)


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100