Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айсылу Лероннан печенье рецепты

Телетапшырулар алып баручы, өч бала әнисе Айсылу Лероннан печенье рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Айсылу Лероннан печенье рецепты
Камыр өчен: 2 стакан он, 1 йомырка, 0,5 стакан шикәр комы, 150 г атланмай, 0,5 чәй калагы сода.
.
Иң элек йомырка белән шикәр комын кушып яхшылап болгатырга, аннары шуңа аерым савытта йомшартылган атланмай кушарга. Барысын да янә болгаткач, он һәм сода салырга кирәк.

Үзенә күрә бер эластик камыр булганчы изәсең. Шул камырны 1 см калынлыкта җәясе дә форма белән кисеп чыгарга.

Печеньеларны табага җәелгән пергаментка тезеп чыккач, 15 минутка 180 градуслы мичкә куярга. Печеньелар кызарып чыгуга алырга.

Тиз генә булдырдым әле. Печеньены аны, кәнишны, кибеттән дә алып була. Ну, үзең ясагач тагы да кызык бит инде Бу печеньены әзерләү өчен күп дигәндә ярты сәгать вакыт кирәк. Рецепты белән Америка ачмыйм, аны күбегез белә. Шулай да искәртү комачау итмәс . Ингредиентлар: 2 ст. он, 1 йомырка, 0,5 ст. шикәр комы, сыер мае - 150 г , 0,5 чәй калагы сода . Иң элек йомырка белән шикәр комын кушып яхшылап болгатасың, аннары шуңа аерым савытта йомгартылган сыер маен кушасы. Барысын да янә болгаткач, он һәм сода саласың. Үзенә күрә бер эластик камыр булганчы изәсең. Шул камырны 1 см калынлыкта җәясе дә форма белән кисеп чыгасың. Махсус формаларым булмау сәбәпле мин шәхсән гап-гади стакан кулландым. Печеньеларны табага җәелгән пергаментка тезеп чыккач, 15 минутка 180 градуслы мичкә саласың. Печеньелар кызарып чыгуга аласың. . Сезнең дә берәр шәп печенье рецепты булса, уртаклашыгыз

Публикация от Айсылу Лерон (@iceluleron)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100