news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айсылу Лероннан кош теле рецепты

Радио һәм телевидение алып баручысы балалар белән бергә кош теле пешергән видео куйган.

news_top
Айсылу Лероннан кош теле рецепты
Рамил Гали

Камыр өчен: 5 йомырка, 2 аш кашыгы сөт, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 бал калагы көпшәкләндергеч, бер чеметем тоз, 500 грамм чамасы он. Кыздыру өчен - үсемлек мае, кош теленә сибәргә шикәр оны кирәк булачак.

Эш барышы. Савытка йомырка, шикәр комы, тоз, көпшәкләндергеч һәм сөт салырга. Бер масса булганчы болгатырга. Әкренләп он салырга һәм камыр басарга. Камырны биш минут ял иттерергә.

Аннары камырны юка итеп җәяргә. Җәймә буйлап тасмалар, аннары яклары 4-5 см лы ромбиклар кисеп чыгарга.

Майны җылытырга һәм камырларны салып, алтынсу төскә кергәнче ике ягын да кыздырырга.

Әзер кош телен суытырга һәм шикәр комы сибәргә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар