Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айсылу Лерон яңа фатирга күченә: «Безнең квадрат метрларга сыю кыенлаша башлады»

Бу көннәрдә телерадиожурналист, алып баручы Айсылу Лерон гаиләсе белән күченү эшләре белән мәшгуль икән. Өч балалы гаилә зуррак фатир алган.

news_top_970_100
Айсылу Лерон яңа фатирга күченә: «Безнең квадрат метрларга сыю кыенлаша башлады»
Рамиль Гали

«Күченәбез, җәмәгать. Балалар үскән саен, безнең квадрат метрларга сыю кыенлаша башлады. Бу фатирыбызга моннан сигез ел элек өчәү килеп кергән идек һәм… шул арада бишәү булганбыз.

Тартмалар тутырыла башлады, ә җыясы әйбернең очы-кырые юк. Күпме кием, күпме җиһаз, күпме табак-савыт, күпме китап, күпме уенчык (!)… Боларны ничек җыеп, ничек ташып бетерәсе?! Әлегә күз алдыма китерүе дә кыен.

Монысы бер мәшәкать булса, алда икенче бик зур эш… Ул — ремонт!!! Яңа зуррак фатирга кереп урнашканчы, майтарасы эшләр байтак: обойдан башлап, идән-түшәмнәргә хәтле яңартасы бар. Эшнең күләменнән башлар әйләнә, нәрсәгә тотынырга, кайсысыннан башларга да белгән юк. Ремонт тәҗрибәсе булса да, инде күп нәрсә онытылган икән. Шуңа күрә сездән файдалы сылтамалар, киңәшләр булса, бик рәхмәтле булачакбыз! Сыйфатлы мебель ясаучылар, гипсокартон белән эшләүчеләр, ишек куючылар, түшәм белән шөгыльләнүчеләрне белсәгез, языгыз әле, зинһар! Безгә дә ярдәм, башкаларга да ярап куюы бар», — дип яза Айсылу инстаграмда.

Инстадуслары Айсылуны һәм аның гаиләсен әлеге күңелле вакыйга белән котлый, «шатлыклар китерә торган фатир булсын», «хәерле нигезләр сезгә», — дип тели алар.

«Күңелле мөшәкатьләр бу”,

«Сыймыйсың икән шул ул. Тулай торакта да сыеп яшәгән идек элек, хәзер өч бүлмәлегә дә сыеп булмый. Без бик шат сезнең өчен»,

«Аллаһ ярдәм бирсен. Без дә бер ай элек күчендек. „Ып-свежий“ әле тартма хатирәләре»,

«Бәлки, яңа фатирда ремонт эшләре беткәч кенә күченерсез? Калган эшкә кар яумасын», — дип язалар һәм, Айсылу үтенече буенча, мебель җитештерүче, ишек куючы, түшәм ясаучы кебек уңган-булган кешеләрнең сылтамаларын киңәш итәләр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100