Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айсылу Лерон: Соңгы тәүлек эчендә уйламаган уйлар калмады

Кемеровода "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендәге коточкыч фаҗигада 64 кеше янып үлде.

news_top_970_100
Айсылу Лерон: Соңгы тәүлек эчендә уйламаган уйлар калмады
3 бала анасы Айсылу Лерон “Инстаграм” битендә бу фаҗига турында болай дип язган:

Сәүдә үзәкләренә без дә йөрибез, сез дә. Балалар мәйданчыкларына махсус киләбез. Ул балалар өчен зоналарның, чыннан да, барысы да диярлек югары катларда урнашкан бит. Анда да баскыч, лифт, экскалатордан читтә, каядыр бер ерактагы почмакта урын алганнар.

Без йөри торганнарын искә төшермәдем дә, шуны аңладым: Кемерова фаҗигасе һәммәбезгә яный лабаса! Берәр хәл була калса, алла сакласын, чыгу юлына мәңге барып җитәсең юк.

Бүген инде “балалар өчен зоналар беренче каттан югары урнашмаска тиеш!” дигән тәкъдимнәр белән чыга башладылар. Хуплыйм! Булса, бары тик шулай гына булырга тиеш. Югарыдагылар бу уңайдан үзгәрешләргә алынырмы? Тагын берәр трагедия булуын көтәрбезме?

Теплоходлар бата #Булгария
Очкычлар я шартлый, я килеп төшә #рейс9286#главныйпассажир
Төнге клублар яна #хромаялошадь
Автобус – машиналар бәрелә.
Хәзер менә кибетләр дә үлем зонасына әверелде #зиняявишня

Барлык очракларда да без – кешеләр гаепле. Ваемсызлык, битарафлык, игътибарсызлык, ялкаулык, саранлык…

Сез үзегезне кайда да булса куркынычсызлыкта итеп хис итәсезме?


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100