Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айсылу Лерон белән кызыклы хәл килеп чыккан

Теле-радио тапшырулар алып баручысы Айсылу Лерон бик күп еллар элек үзе белән булган бер кызыклы вакыйганы инстаграмда искә алган.

news_top_970_100
Айсылу Лерон белән кызыклы хәл килеп чыккан
https://www.instagram.com/iceluleron/

«Бә-ә-әк күптән булган хәл! Борын-борын заманда Илтөзәр Мөхәммәтгалиевның 40нчы үлчәмле артсыз аяк киемен (шлепанцасын) өстәреп йөрдем шулай. Биш көн! Ә нигә дип сорагыз! Чөнки башка аяк киеме юк иде…

Кыскасы, болай булды бу: моннан егерме ел элек (әбәү!) теплоходта татар яшьләре өчен биш-алты көнлек сәяхәт оештырдылар. Мин уйламаган-көтмәгән җирдән шул теплоходка утырып киттем: кулда бер кечтеки генә сумка, аякта — «басанужки» и всю!

Беренче җәяүле экскурсиядә үк аяк киемемнең үкчәләре миңа «хуш!» диделәр. Нишләргә? Кибеткә барып алырга акчам да бар югыйсә, тик график шулай көйләнгән, каядыр барып йөрү мөмкинлеге юк. Шунда бәхетемә Илтөзәрнең запас «шлепка”лары булып чыкты. Аяклар чак өстерәсә дә, шуның белән йөреп чыктым бит бөтен планлаштырган экскурсия-чараларны!

Кем әйтмешли, главное не унывать! Тәпечке генә табыла икән ул.

Бүген безнең студиягә эфирга килгәч тә, Илтөзәр белән шул вакыйганы искә алдык! Рәхмәт, нык коткардың ул чакта, Илтөзәр. «Яланаяклы кыз» була идем алайса», — дип язган Айсылу һәм күптәнге дусты белән төшкән фотоны урнаштырган.

Бу хәл турында укып, Айсылуның инстадуслары көлгәннәр. «Тирәбездә яхшы кешеләр» дигән матур сериалдан бер күренеш булган ич бу», — дип язган берәү.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100