Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айсылу Лерон: «12 яшемдә булган бер вакыйга тормышымның астын өскә әйләндерде»

23 декабрь көнне КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Тәртип» радиосының алып баручылары Айваз Садыров һәм Айсылу Лерон белән очрашу узды. Айсылу Лерон студентларга үзен журналист һөнәрен сайлауга этәргеч биргән төп вакыйга турында сөйләде. 

news_top_970_100
Айсылу Лерон: «12 яшемдә булган бер вакыйга тормышымның астын өскә әйләндерде»
Рамиль Гали

«Мин кечкенә чакта бик оялчан, аз аралашучан кыз идем. Яшьтәшләрем белән түгел, бары тик сеңлем белән генә уйный идем. Барысы да тыныч кына барганда, мин 12 яшемдә ялгыш кына телевидениегә килеп эләктем. Анда эшләү мине аралашырга, кешеләр белән элемтә булдырырга мәҗбүр итте. Мин өйдә интроверт булып, „миңа тотынмагыз инде“ дип йөрсәм, телевидениедә инде экстравертка әйләнеп, кеше белән аралашырга омтылучы шәхес булып куйдым», — дип сөйләде Айсылу. 

Айсылу Лерон яхшы журналистта булырга тиешле сыйфатларны да ассызыклап китте. Аның фикеренчә, журналист негативка юмор белән җавап кайтара белергә тиеш. «Негатив ситуацияләрдә елмаеп җавап бирү журналистка бик нык ярдәм итә. Гомумән алганда, һәрбер һөнәр иясе дә бу сыйфатны үзендә булдырырга тиеш. Елмаю эшләргә генә түгел, яшәргә дә ярдәм итә», — ди Айсылу Лерон. 

Студентларның: «Сез үзегезне „мин журналист“ дип атый аласызмы?» — дигән соравына да ул үзенчәлекле җавап кайтарды. 

«Сатучы үзен „мин сатучы“ дип атый ала, машина йөртүче дә үзен „мин машина йөртүче“ дип әйтә ала. Ә журналист, шагыйрь, композитор үзен алай тәкъдим итә алмый, чөнки бу, минемчә, бик зур исемнәр», - диде ул.

Очрашу ахырында Айсылу Лерон студентларга аларның сораулары өчен рәхмәтен белдерде. Шулай ук аларга тормышта булган үзгәрешләрдән курыкмаска, бары тик алга гына омтылырга киңәш итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100