Айсылу Хаҗиева гүзәл затларны «көчсез кулланучы» булуда гаепләде
Хәзерге вакытта декрет ялында булган, «Яңа гасыр» каналының теле-радио алып баручысы Айсылу Хаҗиева гүзәл затларга карата булган дәгъваларын җиткерде, ирләренә ярдәм итмәүдә гаепләде.
Айсылу Хаҗиева хатын-кызларга үзләренең теләкләрен җиткерде. «Кадерле хатын-кызлар, укыгыз әле! Сеңлем белән мине шулай итеп тәрбияләделәр ки, көчсез затларның көчсезлеге турында уйларга вакытыбыз да юк иде.
Нигез салырга ташлар алып кайтырга кирәкме? Авыр түгел, эшлибез!
Абзар яки мичне җыярга кирәкме? Авыр түгел, эшлибез!
Шкаф җыярга, кадакларга булсын. Эшлибез!
Кар көрәргә, көтү көтәргә? Эшлибез!
«Пакетларны ал әле — миңа авыр», «Бар миллионнар эшләп кайт, ә мин бары матурлыгым белән бу дөньяны ямьләндереп торырмын», — дип әйтүче ханымнар һәм туташларга минем берәр инструмент тоттырасым килә.
Безнең әти гәүдәгә әнидән ике тапкыр зур булуына карамастан, әни аңа һәрчак бар эштә дә булышты һәм булыша. Бу минем өчен нормаль һәм дөрес күренеш.
Хатын-кызлар, кулланучы булып яшәүдән туктагыз! Зирәгрәк, йомшаграк булыгыз һәм зарланмагыз!» — дип язган Айсылу Хаҗиева.
Инстачылар да Айсылуның бу фикерен хуплаганнар.