Айсылу Гарифтан сәер акция: кыз, чишенеп, чүп савыты янына сузылып яткан
Рәссам Айсылу Гарифның чүп савыты янында ятуы турында инстаграмда Радмила Хакова язган.
"Айсылу Гариф Казанда шыплап тулган чүп савыты янында ята. Бу савытны күрде дә, "минем монда ятасы килә", диде. Чишенде дә ятты. Мин янында басып, карап тордым, бик авыр булды. Эскәмиядә утырган очраклы кеше торып, китеп барды, әйләнеп тә карамады", - дип яза Радмила.
Әлеге бу гамәлнең сәбәбе билгесез. Моны иҗади перфоманс дип бәяләүчеләр бар.