news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айсылу Габдинованы Сосо Павлиашвили белән Анна Нетребко мактаган

Айсылу Габдинова башкаруында рус телендә «Әти-әни өчен дога кылыйк» җырын тыңлагыз.

news_top
Айсылу Габдинованы Сосо Павлиашвили белән Анна Нетребко мактаган
https://www.instagram.com/aisylu_gabdinova

Айсылу Габдинова «Әти-әни өчен дога кылыйк» җырын тыңлаучысына тәкъдим иткән иде. Тамашачыга әлеге җырның булуын искә төшерим дип, Айсылу аны үзенең Инстаграм челтәренә куйган.

Әлеге пост астында Сосо Павлиашвили һәм опера җырчысы Анна Нетребко комментарий калдырган.

«Сезнең кебек кыз өчен әти-әниегезгә рәхмәт», — дигән Сосо Павлиашвили.

Анна Нетребко исә алкышлы «смайл»лар куйган.

«Үзем русча еш җырлыйм. Хәтта мәҗлесләрнең күбесенә мине нәкъ менә рус телендә җырларга чакыралар. Укыганда итальян, немец телләрендә дә җырладым. Шуңа күрә русча җырлау миңа ят түгел.

Бу җырга килгәндә, әти-әни турында җырлыйсым килде. Ә «Әти-әни өчен дога кылыйк» җыры минем яраткан җырларымның берсе. Шундый шәхесләрнең югары бәя бирүләрен күргәч, күзләрем маңгайга менде, дисәм дә була. Куандым һәм аптырадым», — ди җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар