Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айсылу Габдинованың әнисеннән скумбрия пешерү рецепты

Җырчы Айсылу Габдинова Инстаграмда әнисе пешергән скумбрия фотосын куйган һәм рецепт белән уртаклашкан.

news_top_970_100
Айсылу Габдинованың әнисеннән скумбрия пешерү рецепты
Скумбрияне чистартырга, юарга, кипшетергә, тоз һәм борыч сыларга. Петрушканы турарга һәм өстенә лимон согы сыгарга. Балык эченә петрушка, суган, помидор тутырырга.

Балыкларны фольгага төрергә, янына бәрәңге дә турап салырга мөмкин. Духовкада 30 минут пешерергә.


Аннары фольганы ачарга һәм тагын 20 минут пешерергә.

Табынга биргәндә балыкка янә лимон согы сыгарга.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100