Айсылу Габдинованың ире кем булып эшли?
Айсылу ирен һөнәри бәйрәме белән котлады.
Җырчы Айсылу Габдинова инстаграмдагы сәхифәсендә ирен бәйрәм белән котлап язды.
«Иремне һәм аның хезмәттәшләрен Энергетиклар көне белән котладым. Ул да хезмәттәшләрен котлады. Бәлки дуэт?» — дип яза ул.
Шулай итеп Айсылуның ире энергетик булып эшләгәне аңлашыла.
Фотода Айсылу ире Динислам бергә басып тора. Инстачылар да котлауларга кушылган. «Матур парлар», «Бәхетле булыгыз», дип язалар.
Тамашачылары Айсылу белән Динисламнан дуэт көтүләрен дә әйтә.