Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айсылу Габдиновага ире ипотека түлисе акчага алтын йөзек бүләк иткән

«Ничек инде танышкан көнне онытырга була?», - ди җырчы ире Динисламга.

news_top_970_100
Айсылу Габдиновага ире ипотека түлисе акчага алтын йөзек бүләк иткән
https://www.instagram.com/p/B2lGDPTjWeO/

Соңгы арада җырчы Айсылу Габдинова үзенең ире Динислам белән Инстаграм сәхифәсенә кызыклы гына видеолар төшереп, урнаштыра башладылар. Күптән түгел Айсылуның интернет битендә тагын бер видео пәйда булды. «Ничек инде танышкан көнне онытып була?», — дип язган Айсылу аның астына.

Душтан чыгып, көзге каршында көязләнеп торган Айсылу иренә «Син бүген нинди көн икәнен беләсеңме ул», дип сорый. Ире дә аптырап калмый, «Беләм, бүген безнең танышкан көн һәм мин әзерләндем. Менә сиңа алтын йөзек алдым», — ди.

«Әмма, безнең бүген ипотека түли торган көн. Без бит февральдә таныштык», — ди, Айсылу, шатлыгын яшермичә, купшы бүләкне алып. Бу җаваптан югалып калган ир: «Бәтәч, анда календарьда бүгенге көн кызыл белән билгеләнгән иде бит»,- ди.

«Ипотека түли торган көн, шуңа күрә кызыл белән уралган», — ди Айсылу. Аннары аптырап, «Син түләдеңме соң», — дип сорап куя.

«Юк, — дип җавап бирә ире, — менә бит сиңа алтын йөзек алдым», — ди.

Айсылу да югалып калмый. «Мә, йөзекне кире бир дә, ипотека түлә», — дип, инде бармагына киеп куйган йөзеген кире салып, иренең кулына тоттыра.

Тагын да аптырашка калган Динислам, «Бүген чыннан да ипотека түли торган көнме? Без чыннан да февральдә таныштыкмы?», — дип башын кашый.

Айсылуның бу видеосын виртуаль дуслары бик охшаткан.

«Чын блогер»;

«Үтергечиски булды бу»;

«Дөнья бабай шулай баса, карамый яшькә-картка. Видео бик матур, кызык. Йөзек тә жалко бит әле кире бирергә»;

«Шул ипотека инде, җаным», — дип язганнар.

Айсылуның инстадуслары арасыннан «Тизрәк бала табарга кирәк инде. Берьюлы икене. Игезәкләрне. Путин бабай күп акча вәгъдә итә бит», — дип биргән киңәшенә каршы Айсылу: "Икене булгач, күп булмасмы соң ул?», — дип җавап биргән.

«Ювилер эшләнмәләрне кире алмыйлар бит», — дип, Динисламны яклап язучы да табылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100