Айсылу Габдиновага ире мәхәббәтен чәчәк таҗлары белән аңлаткан
Айсылу Габдиновага ире мәхәббәтен чәчәк таҗлары белән аңлаткан
Җырчы Айсылу Габдинованың кияүгә чыкканына ике ай булган икән.
Шуның хөрмәтенә ире идәнгә аңа чәчәк таҗлары белән "Я тебя люблю" дип язган.
"Ике ай гаилә тормышы сизелмичә дә үтеп киттте. Рәхмәт сиңа, гаиләм!" - дип язган инстаграмында Айсылу. Фотода ул шарлар тотып, бәхетле булып төшкән.
"Безнең 18нче ел үтә башлады. Безнең кебек бер-берегезне яратып, хөрмәт итеп, иркәләп һәм саклап, акыллы һәм тәүфикълы балалар үстереп, тигез гомер үтегез, бай яшәгез", - дип теләп язган Айсылга бер инстадашы.