news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айсылу Габдиновага әбисенә өшкертергә кушканнар

Җырчы ире белән әбисендә кунакта булуы турында язган.

news_top
Айсылу Габдиновага әбисенә өшкертергә кушканнар
Салават Камалетдинов

Җырчы Айсылу Габдинова әбисе белән төшкән фото куйган.

«Шундый нәнәең булу — зур бәхет! 81 яшендә бер тик тормас, сиңа чебешләр үстереп бирүче, иң тәмле токмачлы ашы, үзе пешергән ипи белән каршы алучы, иң төп тәнкыйтьчем — нәнәй ул! Казан-Чиләбе арасында яши, шуңа барган саен аңа сугылып, ял итеп китәбез», — дип язган Айсылу Габдинова.

Инстачылар фотога карап шаккаткан. Әбигә 81 яшь биреп булмавы турында язганнар.

«Әбиең шулкадәр мөлаем. Исән-сау булсын. Афәрин», «Нәнәеңне шулкадәр яратасың. Үзең дә сылу, сиңа күз тимәсен өчен нәнәең өшкереп торсын», — дип комментарий калдырган берәү.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар