Айсылу Габдиновадан "Җәйге" салат рецепты
Җырчы Айсылу Габдиновадан "Җәйге" салат рецептын тәкъдим итәбез.
Салат өчен ингредиентлар: ысланган тавык түше, яңа өзелгән помидор, татлы борыч, майонез, сарымсак, сыр.
Бу катлы салат булачак. Беренче катка тавык ите салырга, аннары - помидор, борыч, изелгән сарымсак, тоз, майонез һәм өстенә сыр сибәргә кирәк.