Айсылу Габдиновадан тутырма рецепты
«Әнием искиткеч тутырма белән сыйлады», — ди җырчы.
Җырчы Айсылу Габдинова инстаграм сәхифәсенә тутырма ясау рецептын куйган.
«Бу рецепт әниемнеке. Кичә ул мине искиткеч тутырма белән сыйлады, телне йотарлык! Сезнең белән дә бүлешәбез, ясап карагыз әле», — ди ул.
Кирәкле ингредиентлар: юан сыер эчәгесе, 1 кг майлы сыер яки ат ите, 3-4 баш суган, ярты стакан дөге, 4-5 бәрәңге, 1 стакан шулпа яки су, тоз, кара борыч.
- Ит, бәрәңге, суганны вак итеп турыйбыз, юылган дөге, тоз, борыч салып болгатабыз;
- Яхшылап юылган эчәккә (тишелгән була күрмәсен) шушы массаны салабыз, шулпа (яки су) өстибез. Бик тыгызламыйча тутырабыз (3/2 өлеш тирәсе булырга тиеш);
- Җеп белән яхшылап башын бәйлибез;
- Суга тоз салып, кайнатырга куярга, кайнап чыккач 1сәг 40 минут пешерергә;
- 45 минут кайнагач, энә белән берничә урыннан тишәргә.
Пешеп чыккач, бераз суытып, кисеп, табынга куярга. Телеңне йотарлык тәмле була.