news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айсылу Габдиновадан тутырма рецепты

«Әнием искиткеч тутырма белән сыйлады», — ди җырчы.

news_top
Айсылу Габдиновадан тутырма рецепты
Салават Камалетдинов

Җырчы Айсылу Габдинова инстаграм сәхифәсенә тутырма ясау рецептын куйган.

«Бу рецепт әниемнеке. Кичә ул мине искиткеч тутырма белән сыйлады, телне йотарлык! Сезнең белән дә бүлешәбез, ясап карагыз әле», — ди ул.

Кирәкле ингредиентлар: юан сыер эчәгесе, 1 кг майлы сыер яки ат ите, 3-4 баш суган, ярты стакан дөге, 4-5 бәрәңге, 1 стакан шулпа яки су, тоз, кара борыч.

  • Ит, бәрәңге, суганны вак итеп турыйбыз, юылган дөге, тоз, борыч салып болгатабыз;
  • Яхшылап юылган эчәккә (тишелгән була күрмәсен) шушы массаны салабыз, шулпа (яки су) өстибез. Бик тыгызламыйча тутырабыз (3/2 өлеш тирәсе булырга тиеш);
  • Җеп белән яхшылап башын бәйлибез;
  • Суга тоз салып, кайнатырга куярга, кайнап чыккач 1сәг 40 минут пешерергә;
  • 45 минут кайнагач, энә белән берничә урыннан тишәргә.

Пешеп чыккач, бераз суытып, кисеп, табынга куярга. Телеңне йотарлык тәмле була.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар