Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айсылу Габдинова турында кызыклы фактлар

Җырчы Айсылу Габдинова үзе турындагы кызыклы фактларны инстаграмда язган.

news_top_970_100
 Айсылу Габдинова турында кызыклы фактлар
"Татар-информ" архивы

«Бәлки әле минем турында кайбер нәрсәләрне белеп бетермисездер.

Минем беркайчан да диета тотканым юк, дөрес туклану фанаты да түгел.

Русча рок тыңлыйм.

Балачакта опералардан арияләр ятлап җырлый идем, ә балалар җырлары түгел.

«Татар кызы» бәйгесендә җиңгәнем бар.

Унике яшемә кадәр «р» хәрефен әйтә алмадым. Шуңа күрә җырчы була алмаячагымны аңлый идем, журналистикага укырга барам, журналист булам дип уйладым.

Гаиләдә без өч бала. Кечкенәбез белән минем яшь аермасы - 12 ел.

Опера театрына гына йөрим.

Мин һәрвакыт рәхәтләнеп шпагатка утыра алдым.

Яз һәм җәй айларында көн саен ун чакрым җәяү йөрим.

Мәктәптә физика фәне белән дус булмадым, ә рус теле һәм әдәбиятен бик ярата идем (хәтта олимпиадаларда катнаштым).

Кайсы факт сезне шаккаттырды?» — дип сораган Айсылу соңыннан.

Инстадусларының күбесе җырчының русча рок тыңлавына гаҗәпләнгән, беркайчан да диета тотмавына да исләре китүчеләр булган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100