Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айсылу Габдинова әти-әнисенең күп авырлыклар кичерүе турында язган

Җырчы әти-әнисен туй көннәре белән котлаган.

news_top_970_100
Айсылу Габдинова әти-әнисенең күп авырлыклар кичерүе турында язган
«Татар-информ» архивы

Айсылу Габдинова әти-әнисен туй көне белән котлаган. Аларның гаилә коруына 30 ел булган икән.

Җырчы аларның бер сумка белән Уфадан Казанга күченүе, күп авырлыклар күрүләре, өч бала үстерүләре турында язган. Айсылу әнисенең икесенә дип бер банан алуы, үзе аны бер кабып, калганын аңа гына ашатуын да искә төшергән.

«Бернигә карамастан да алар бергә, алар гаилә, алар күп кеше өчен үрнәк. Мин аларның кызы булуым белән бәхетле. Мөгаен, һәркем әти-әниләрен үзенең дусты итеп күрәсе киләдер. Мин бәхетле, сез минем иң якын дусларым. Безгә бергә һәрвакыт кызык һәм күңелле. Миңа начар яки яхшы булса да сезнең белән уртаклашам. Мәңге яшәгез, сез булганда, без — сезнең балаларыгыз бәхетле», — дип язган җырчы.

Инстачылар да җырчының әти-әнисенә изге теләкләр җиткергән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100