Айсылу Габдинова сөлгегә уралып хыялын чынга ашырган
Җырчы яланаяк карда баскан килеш дусларын Яңа ел белән котлаган видео куйган.
Айсылу Габдинова авылда мунчадан чыгып, карга чумарга күптән хыялланган булган. Ул мунчадан сөлгегә уралып, яланаяк урамга чыккан. Җырчы шул рәвешле дусларын Яңа ел белән котлаган видео куйган.
Җырчы кар белән ышкынып ала, әмма туңарга да өлгергән ахры, тавышы үзгә булып чыга.
Кайбер инстачылар бу адымны кылану дип кабул иткән, икенчеләре исә «аягыңа кияргә иде», дип кайгырган.