Җырчы Айсылу Габдинова көмәнле ханым белән фотога төшкән. «Тиздән Алисәне бәби алып кайтырга җибәрәбез. җиңел котылуын теләгез», — дип язган ул.
Инстачылар бөтен игътибарны Айсылуга юнәлткән. Аларны Айсылу Габдинованың кайчан бәби алып кайтуы кызыксындырган. Халыкның күпсанлы сорауларына: «Алла биргәч», — дип җавап язган җырчы.
«Айсылу, балдагыгызны ник сул кулга кидегез?» - дип борчылган бер игътибарлы инстачы.
«Көзгедән генә шулай күренә», — дип тынычландырган Айсылу виртуаль дустын.