Айсылу Габдинова: «Күңелсез яңалыклар укып туйдым»
Җырчы Айсылу Габдинова үзенең фикерләре белән бүлеште.
«Менә бу ел… Бер дә кызык түгел, һәркем инде аңлап, үзе тоеп өлгергәндер. Бер-берегезне, дуслыкны саклагыз, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга шалтыратырга онытмагыз! Үзегезне саклагыз! Позитив рухта калып, якты киләчәккә ышанасы гына кала. Көн саен күңелсез яңалыклар укып, тагын кемнеңдер китеп баруын аңлап туйдым. Шуңа да Инстаграмдагы активлык азрак. Тик! Бер-беребезгә терәк булыйк! Иртәгә нәрсә буласын кем белсен?!» — дип язган ул.
«Бик матур, күзләр тимәсен», «Барысы да яхшы булыр, Айсылу, менә күрерсең», - дигәннәр җырчының инстадуслары.