Айсылу Габдинова Илфак Шиһаповның туган көнендә төшкән фотосын тапкан: "Күңеле 15 яшьлек баланыкы кебек иде"
Җырчы Айсылу Габдинова мәрхүм продюсер һәм журналист Илфак Шиһаповның фотосын Инстаграм битенә куйган.
"Кичә иске телефонымны актарып утырганда менә шушындый фото таптым! Илфак абый "тәртипсезләнә"... Пирамидада мероприятие иде, анда урамга чыга торган җир сәхнә аша гына, ә Илфак абый тәмәкесез сәпсим тора алмыйм, шуңа күрә вытяжкага таба тарта.
Гомумән, Илфак абый бик ирекле, киң күңелле иде, "ярамый", "юк" дигән сүз аның өчен түгел иде... Аның кагыйдәләре, ярамыйлары үзгә иде: «не прощаю обмана, предательства, надо быть честным» -дип еш кабатлый иде hәм үзе шул кануннардан баш тартмый яшәде.
Ә күңеле 15 яшьлек баланыкы кебек - шулай өстәлгә менеп тарткан 50 яшьлек ирләрне еш күрәсезме?! Бу аның соңгы Туган көне, 5 апрель...Эх...", - дип язган Айсылу Габдинова.