Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айсылу Габдинова: Бар әрнүемне шушы җырга салырга теләдем...

Җырчы Айсылу Габдинова "Гөнаһ" дип аталган яңа җырын тәкъдим итте.

news_top_970_100
Айсылу Габдинова: Бар әрнүемне шушы җырга салырга теләдем...
Әлеге җырны репертуарына алу тарихын Айсылу инстаграмында язды.

"Бер ел элек, тормышымда катлаулы вазгыять сәбәпле, мин Ризван Хәкимов җырларын тыңлый башладым. Аның җырлары әрнү һәм өзгәләнү белән тулы...

"Гөнаһ" җыры аеруча күңелгә керде. Мин аны кабат-кабат тыңладым. Ул тәмамлангач, тагын кабыздым...

Һәм минем аны бик тә җырлыйсы килгәнне аңладым. Бөтен әрнүемне шул җырга тапшырыр идем, дип теләдем.

Мин бу тәкъдим белән продюсер Рифат Әхмәтовичка бардым, әмма ул җырны инде Азат Абитов алганын әйтте.

Минем күңел бик төште, бик! Әмма, вакыт узгач, тынычландым. Ярты елдан Азатның бу җырдан баш тартканын аңладым. Һәм башыма уй килде: тагын бер талпынып карыйммы соң әллә?

Бу юлы җыр минеке булды! Мин бик бәхетле идем! Яшермим: мин ул җырны ничек тапшырырга белмичә, кабат-кабат яздырдым. Аңладым: аны җырларга түгел, аның белән кичерешләреңне сөйләргә кирәк икән...

Туганнарым, продюсерым җырны ничек кабул итәр икән, дип борчылдым. Ул бит ничектер башка төрле килеп чыкты... Озак вакыт аны берәүгә дә күрсәтергә кыймадым", - дип язган Айсылу.



Җыр чыннан  да икенче төрле килеп чыккан. Клипны сезгә дә тәкъдим итәбез:

Вчера получила очень много комментариев и пожеланий в связи с выходом песни! Старалась ответить ВСЕМ! Но еще раз большое спасибо!!! Но не все так просто, как кажется... Хочу рассказать историю этой песни... Год назад, в связи с непростым периодом в моей жизни, я начала слушать песни Ризвана Хакимова... Его песни наполнены болью и страданием... Особенно мое внимание привлекла песня #Гонах Я слушала ее снова и снова...Она заканчивалась, и я включала ее еще раз! И я подумала, как бы я сильно хотела ее спеть... Как я хочу выплеснуть свою боль в нее... Я пришла с этим предложением к продюсеру @r_fattakhov_ Рифату Ахметовичу, и он сказал, что это песня Азата @azat_abitov и он уже работает над ней... Я очень расстроилась, очень! Но со временем смирилась...И через полгода я узнала, что Азат посчитал эту песню не своей. И в голове мелькнуло: попробовать еще раз?? На этот раз песня стала моей! Я была счастлива!!! Не скрою, я тоже долго не могла понять, как передать песню, снова и снова перезаписывала ее...Поняла, что ее надо не петь, а просто рассказать пережитое... Очень переживала, как воспримут песню продюсер, родные...Ведь она получилась какой- то другой... Долго не решалась кому-то ее показывать... Но...все и коллеги, и продюсер, и родные восприняли песню отлично!!! Я успокоилась... Эта песня стала моей и скоро выходит клип!!!! Этот кадр оттуда! Все сложилось, потому что я очень хотела!!! #айсылугабдинова #гонах #вагаповфест #рифатфаттахов #ризванхакимов

Публикация от Айсылу Габдинова (@aisylu_gabdinova)


Шунысын да әйтик - клипта Айсылуның сөйгәне ролендә "Интертат" хәбәрчесе, "Илгиз ил гизә" видеоблогы авторы Илгиз Шәкүров уйный.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100