Айсылу Габдинова Анастасия Волочкова кебек үк адымга барган
Җырчы физик күнегүләр белән шөгыльләнгәндә төшергән фотосын күрсәтте.
Айсылу Габдинова Званка бистәсендәге йортында физик күнегүләр ясаганда төшкән фотосын инстаграмдагы сәхифәсендә күрсәтте. Ул шпагатка утырган.
Ике аягын ике якка сузып, нәкъ гимнасткаларча шпагатка төшкән фото инстачыларны шаккаттырган. "Волочкова ял итә", дип яза алар.
- Балерина Анастасия Волочкова үзенең шпагатлары белән интернетны шаулатып тора.
"Сокланам мин сиңа Айсылу, бар яктанда уңган булган кеше син. Тормышыңа сине чиксез бәхетле итәрдәй кеше туры килсә иде, уңышлар сиңа", дип комментарий язган gainullina376 дигән инстачы.