Айрат Заһриев Совет чорын исенә төшерә: "Ул вакытта кешеләр бер-берсен алдаламаган, бергәләп аш бүлмәсендә пилмәннәр ясаган"
Танылган алып баручы Айрат Заһриев Совет чорын исенә төшереп, "каралы-аклы" заманаларны яратуы турында Инстаграм битендә язган. Ул Совет чоры заманын сурәтләгән һәм әтисенә ничек тырышырга туры килгәнен сөйләгән.
"Дөресен әйткәндә, миңа "каралы-аклы" заманалар ошый. Ул вакытны мин "яхшы вакытлар" дип әйтәм, чөнки ул вакытта кешеләр бер-берсен алдаламаган, барысы да кунакка йөрешкән һәм бергәләп аш бүлмәсендә пилмәннәр ясаган. "Ачулык һәм көндәшлек" булмаган заманда гитаралар белән сәфәргәләргә йөргән, палаткаларда йоклаган һәм арпа боткасы ашаган. Төзелеш отрядлары белән бәрәңге алганда җырлар җырлаган, "клёш" чалбарлар һәм киң якалы күлмәкләр киеп кызларны караткан.
Һәм бу яхшы заманда авылдан минем әтием Казанга килгән. Эретеп ябыштыру эшен үзләштергән һәм эшләгән дә, эшләгән. Сезнең дә әти-әниләрегез шулайдыр. Аннан соң, ул әниемә гашыйк булган, соңыннан мин һәм энем туганбыз. Һәм әтием, без ярлы булмасын өчен, "перестройка" елларында тагын да күбрәк эшләгән.
Әтиемнең туган көне, шуңа да искә төшерергә уйладым", - дип язган Айрат Заһриев.