news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айрат Сафин белән диджей Радик әти-әниләренең яшьлеге стилендә клип төшергән

Мәскәү егетләренең иҗатын яратучылар клипның иң кадерле кешеләрбезгә багышлануын хуплаганнар.

news_top
Айрат Сафин белән диджей Радик әти-әниләренең яшьлеге стилендә клип төшергән
https://www.instagram.com/airat_safin_official/

Айрат Сафин белән диджей Радик әти-әниләренең яшьлеге стилендә яңа клипларын тәкъдим иттеләр.

«Әти-әнигә багышланган яңа җырыбызны кабул итегез. Клипны нинди стильдә төшерү турында күп уйладык. Нәтиҗәдә, әти-әниләребезнең яшьлеге стилендә төшерергә булдык.

Дуслар, саклагыз аларны. Алар — тормышта бәхет һәм терәк.

Җырның текстын авылдаш Ришат Рамазанов язды. Ә көен үзем яздым. Иске Кулаткы авылында яшәүче Усмановлар гаиләсенә рәхмәт, алардан башка бу җыр да, клип та тумас иде», — дип язган диджей Радик.

«Авыл, йорт, әти һәм әни - тормышыбызда иң яхшысы. Сине анда чәй, пироглар белән сыйлыйлар, күңелле хатирәләр каршы алалар», — дип тәкъдим иткән яңа клипны Айрат Сафин.

Мәскәү егетләренең иҗатын яратучылар яңа клипны яратып караган, аның бигрәк тә иң кадерле кешеләрбезгә багышлануын хуплаганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар