Айрат Ильясов балачакта яратмаган эшләрен сагынып, чирәмдә ята
«Олыгаябыз бугай», — дип язган ул.

Айрат Ильясов чирәмдә аягын күтәреп яткан фотосы янына: «Вакыт тиз үтә дә инде. Балачакта: «Көтүгә чык, басудан печән алып кайт», - дигәч, чыгасы да килми иде. Хәзер, киресенчә, кырга чыккач, шул балачакны искә төшерә торган һаваны сулап туеп булмый… Дөньяның матурлыгын бүтәнчә күрәбез. Олыгаябыз бугай», - дип язган.
«Бөтен кеше өйдә ятканда, нинди намус белән чирәмгә чыгып яттың син!!!? Әәәә.?!» — дип язган Рифат Зарипов.
«Оятсыз! Үзизоляция режимын бозып йөрисең!» — дип комментарий калдырган Әбри Хәбриев.
Шоумен бу «рәхәтлек» турында язып, күпләрне яшьлеккә алып кайткан. Кайчандыр яратып эшләнмәгән авыл эшләрен сагынуларын язганнар башкалар.
«Эх, көтү көтәсе, бер дә булмаса, каз-үрдәк бәбкәләре саклыйсы иде»;
«Көтүдә маллар ятканда, рәхәтләнеп йоклап ала идек»;
«Ул чакларны искә төшермәгән кеше юктыр, беркөнне үземнең дә көтү көтеп кайтасым килә башлады. Төшлектә балык тотып, учакта кыздырып», - дип хатирәләргә бирелгән Айрат Ильясовның дуслары.
«Эх, пешкән йомырка, банкадагы чәй искә төште», - дип җавап язган шоумен.