Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рус халкын гына дәүләт төзүче халык итеп тану дөресме?

Россия Конституциясенә үзгәрешләр керткәндә татар халкын дәүләт төзүче халык исемлегеннән төшереп калдыру нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин? Тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов шул хакта уйлана.

news_top_970_100
Рус халкын гына дәүләт төзүче халык итеп тану дөресме?
Солтан Исхаков

Рус халкын гына дәүләт төзүче халык итеп тану - ул башка халыклар бу дәүләтне төзегәндә катнашмаган дигәнне аңлата.

Бу халыкларның ниндидер иерархиясе булдырыла. Менә бар өлкән абый, ул дәүләтне төзегән. Ә менә бар калган халыклар, алар бу дәүләтне төземәгән. Кеше шундый мантыйк белән фикер йөртергә мөмкин.

Тарихи яктан бу интерпретация дөрес түгелдер. Россиянең күпчелек шәһәрләренә татарлар нигез салган, дәүләти системасы нигезендә Алтын Урда мирасы. Шушы Алтын Урда мирасыннан баш тартырга тырышалар. Конституциядән бу пунктны төшереп калдыру рәсми рәвештә рус булмаган халыкларының дәүләтчелек мирасыннан баш тарту була.

Миңа калса, Россиянең нигезе Алтын Урдада ята, моны күптән танырга кирәк инде. Шул чакта халыклар дуслыгы дигән төшенчәнең, тезисның реаль эчтәлеге булыр.

Бу башка халыкларга да кагыла. Мәсәлән, бурятлар. Алар Россия дәүләте мәнфәгате өчен көрәшмәделәрмени? Анда Ерак Көнчыгышта Кытай экспансиясенә каршы XVII-XVIII гасырда каршы тордылар. Алар шулай Россия дәүләтен төземәдемени? Осетиннарны алыйк. Алар бу төшенчәгә ничек карый? Алар - XVI гасырдан бирле Мәскәү һәм Россия мәнфәгатен алга сөрүче төп халыкларның берсе. Аларның күңелендә дә үпкә туарга мөмкин. Ингерманланд халкын мисал итеп китерик. Алар җирендә Петербург барлыкка килде. Алар шушы шәһәрне төзүдә катнашмадылармы әллә? Алар бу Россия дәүләтен төзүдә катнашмадылармыни?

Башка халыклар белән дә шулай ук. Россия халыклары арасында каршылыклар, баш күтәрүләр булса да, алар бу дәүләтне төзүдә катнашты.

Татарлар, күп кенә сугышларда катнашып, һәлак булды. Шул ук 1812 елгы Ватан сугышында татарлар, башкортлар, бурятлар, калмыклар катнашты. Алар, шушы сугышта катнашып, дәүләт төзүче халык булмадымыни? Булмасалар, алар сугышмаслар иде.

Бу норма юкка чыккач, нинди рисклар туа? Безнең туган телебездә сөйләү, туган телебезне үстерү, тарихыбызны өйрәнү «дәүләт төзүче» төшенчәсе кысаларына кермәскә мөмкин. Безгә: «Сез нәрсә монда сепаратистик әйберләр белән шөгыльләнәсез?» - дип әйтергә мөмкиннәр. Бу безнең телебезгә дә, тарихи хәтеребезгә нык зыян китерергә мөмкин.

Безне дәүләт төзүче халык дип танымаган очракта, нинди рисклар туа? Туган телебездә сөйләү, туган телебезне үстерү, тарихыбызны өйрәнү «дәүләт төзүче» төшенчәсе кысаларына кермәскә мөмкин.


Шундый әйтем бар русларда: «Закон, что дышло: куда повернёшь, туда и вышло». Дәүләт төзүчеләр исемлегенә кермәү нормасын Россия халыклары өчен зыянлы якка борырга мөмкиннәр. Тагын бер мәсьәлә килеп туа. Конституция буенча Россия Федерациясе туган телләрне үстерүне, саклауны гарантияли. Бу норма сакланырмы?

Бу шартларда без нишләргә тиеш?

Әлбәттә, хәзер без кисәк кенә каршы чыгып, моны хәл итә алмыйбыздыр. Әмма мәсьәлә инде хәл ителгән дип кул селтәргә дә ярамый. Минемчә, ниндидер баланс булсын өчен бездән шундый таләп булырга тиеш — туган телләрне саклау һәм үстерү төбәкләр тарафыннан гына түгел, федераль үзәк тарафыннан да алып барыла торган эш дип танылсын. Чөнки Татарстанның ярый әле бюджетта акчасы бар, бераз татар теленә ярдәм итә. Башка республикаларда коточкыч хәл. Чөнки аларның акчалары юк, барлы-юклы керемнәреннән генә телләр үсешенә акча чыгаралар.

Туган телләрне үстерү фонды төзеделәр, бюджеттан елына 80 миллион бүлеп бирелә. Бу бит көлке сумма! Халыкларның һәрберсенә бүлсәң, һәр кешегә өч тиенлек нәрсә килеп чыга.

Әгәр Конституциядә туган телләргә федераль үзәк тарафыннан гарантия тудырылса, ул вакытта безгә үз телебезне саклау, яклау өчен финанслар табу да җиңеләер, дәүләт төзүче халык дигән статусны югалтудан ниндидер баланс туар иде. Без 70 процент салымны түләп торып, федераль үзәк телләр үсешенә ярдәм итә алмыймыни?

Мәсәлән, бер мисал: бүген татар теле дәреслекләрен кабул итәр өчен каршылык зур. Дәреслекләр ике ел лицензия ала алмыйча ята. Күпме акча кирәк моңа! Бюджет акчалары сарыф ителә. Федераль үзәк белән субъект арасында ниндидер каршылык туа, субъект дәреслекне лицензиягә бирә, федераль үзәк моңа каршылык ясап, ике ел аны тик яткыра. Конституциядә ниндидер өстәмә булса, милли халыкларның телләрен яклау федераль үзәкнең дә мәнфәгате дип табылса, бәлки ничектер җиңеллек бирер иде. Бераз булса да компенсация, баланс булыр иде.

Минемчә, үзебезнең фикерне белдерергә дә кирәк. «Дәүләт төзүче» дигән норманы бер халыкка гына бирү - ул милләтләрне иерархиягә бүлү дигән сүз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100