Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айрат Фәррахов: Милли сәясәткә беркайчан да өстенлек бирелмәде

Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов “Татар-информ” мәгълумәт агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә берничә тел белүнең өстенлекләре һәм федераль сәясәт күзлегеннән чыгып караганда татар телен саклау өчен ниләр эшләргә кирәклеге турында фикерләре белән уртаклашты.

news_top_970_100
Айрат Фәррахов: Милли сәясәткә беркайчан да өстенлек бирелмәде

- Айрат Зәкиевич, Сезнең карашка ничек, татар телен мәктәпләрдә өйрәнү мәсьәләсендә җирле һәм федераль кануннар арасында каршылыклар бармы?

- Беренче карашка мин бу мәсьәләдә федераль кануннар белән Татарстан кануннары арасында бернинди каршылыклар да күрмим. Сүзем үз фикерем генә булып калмасын, һәм дәлилсез булмасын өчен, шуны өстәп әйтим – каршылыклар булса, аның рәсми чагылышы да булыр иде, бу очракта, ким дигәндә, тел мәсьәләсенең мәхкәмәләрдә тикшерелүе, шул исәптән, Конституция судында каралуы моны күрсәтер иде. Белүемчә, бу сорау бер тапкыр күтәрелде, һәм, чынлап та, Конституция суды Татарстан Республикасының дәүләт телләре турындагы кануны Россия Федерациясе Конституциясенә төп-төгәл туры килә, һәм монда бернинди каршылыклар да юк икәнен раслады.

Бик җентекләп карасаң, теге яки бу каршылыкны һәрвакыт табып була, ләкин канун шуңа да канун бит инде, ул тавыш биргәндә абсолют күпчелек тарафыннан кабул ителә, шулай да аның белән бик үк риза булмаган кешеләр баребер кала торгандыр.

Тагын бер кат раслап әйтим: рәсми каршылыклар юк.

- Бүген җәмгыятьтә тел мәсьәләсендә фикер каршылыгы килеп чыкты, бу хәлдә, Сезнеңчә, ничек эш итәргә кирәк?

- Табигый, теге яки бу норматив актны җайга салганда җәмгыятьтә ниндидер бәхәсләр, ризасызлык килеп чыга икән, һичшиксез, сәбәбен уртага салып сөйләшергә кирәк, бар якны да кәнәгатьләндерә торган, дөрес булган уртак карарга килергә. Телләр проблемалары, төрле милләтләр проблемалары турында сүз барганда исә боларның бик тә әһәмиятле, һәркемнең күңеленә барып тия торган нечкә әйбер икәнен онытмаска кирәк. Монда без, әлбәттә, ниндидер чара күрергә тиеш һәм бу сораулар буенча фикер белдергәндә мөмкин кадәр җаваплылык тоярга тиешбез.

- Тел проблемасы нидән гыйбарәт?

- Шуны билгеләп үтәр идем, монда, мөгаен, эш телне өйрәтүнең күләмендә дә түгел. Гомумән, телне саклап калу, мәдәният һәм милләтне саклап калу проблемасы тора. Бу күпкә тирәнрәк һәм катлаулырак мәсьәлә. Әгәр моңарчы дөньяда өч меңнән артык тел саналса, хәзер без ике мең ярымнан артык телне югалтып барабыз: глобальләшү, чикләрнең юкка чыгуы һәм башка процесслар – алар белән идарә итү һәм аларга каршы тору бик кыен. Каядыр укыган идем: нәтиҗәле чаралар күрмәгән очракта, 21 нче гасырда телләрнең 95 проценты теге яки бу сәбәпләр аркасында юкка чыгачак.

Димәк, бу темага телне саклап калу проблемасы буларак карыйбыз икән, бу очракта без телләрне өйрәтүнең инструментлары никадәр нәтиҗәле булуын һәм алар телләрне саклап калуга хезмәт итәме-юкмы икәнен бәяләргә тиеш булабыз. Теле булмаганда милли мәдәнияттән ни генә кала? Искиткеч матур бәйрәмебез бар – Сабантуй, тик анда татар теле яңгырап тормаса, бу матурлык юкка чыгар иде! Моны күз алдына китерүе дә кыен. Тел - мәдәният нигезе, тел аша кеше үзен милләтнең бер өлеше дип хис итә, ләкин иң мөһиме – тел ул дөньяга үзенә бер төрле, уникаль караш, дөньядагы бөтен әйберне тел аша кеше үзенчә бәяли. Шуңа да без, мөгаен, телләребезне саклауга карата дәүләт сәясәтен ничек алып барырга дигән сорауны яңадан куярга, яңа чишелешләр эзләргә тиештер. Телләрне сакларга кирәк, бу бәхәссез, шулай ук бу эштә нәтиҗәле чаралар, ысуллар кулланырга тиешлеге дә шик тудырмый.

- Димәк, тел мәсьәләсен чишәр вакыт килеп җиткән, моны кичектерергә ярамый, ләкин сез әйткән ысулларыбыз, нәтиҗәле коралларыбыз юк булып чыга?

- Минем уйлавымча, федераль сәясәт ягыннан бу мәсьәләдә тиешенчә эш алып бармыйбыз. Элек, кризис вакытында, илнең икътисады түбәнгә тәгәрәгән чорда, без иң башта хәл ителергә тиешле мәсьәләләргә күбрәк игътибар бирдек: социаль түләүләр, ил куркынычсызлыгын саклау, һәм башкалар. Милли сәясәткә беркайчан да өстенлек бирелмәде. Телне саклау беренче чиратта булырга тиеш, дип әйтү беркайчан да булмады, ә бу өлкә әһәмиятле түгелмени? Телләрне саклау – иң зур бурычларның берсе. Тик безнең телләр өлкәсендәге федераль сәясәт күбрәк декларацияләрдән тора, ә акча белән бу белдерүләр ныгытылмый. Сез акча нигә кирәк, диярсез. Безгә фәнне һәм фәнни эшчәнлекне матди яктан тәэмин итәргә кирәк, чөнки нәкъ менә фән кешеләре, галимнәр телнең бөтенлеген саклап торачак.

Монда мин инде югалган җиреннән кире торгызылган телне мисал итеп китерер идем. Мәсәлән, иврит. Бары фән әһелләре тырышлыгы белән һәм яһүдиләрнең дини  гыйбадәте теле булуы аркасында тел сакланып калды. Ә инде Израиль дәүләте берләшкәннән соң, тел халыкта да таралды, аны куллана башладылар, хәзер ул яңарыш кичерә. Исегезгә төшереп китим, Иске Гаһеднең (Ветхий Завет) төп өлешләре нәкъ менә ивриттә язылган. Шулай булгач, телне саклауга кагылышлы мәсьәләнең чишелеше – дәүләт сәясәтен яңадан карап чыгып, аны күп яктан башкача алып барудан гыйбарәт дип саныйм.

- Нәтиҗәле ысуллар кирәк, дидегез, алар Сезнеңчә, нинди булырга тиеш?

- Төгәлрәк әйткәндә, мин телләрне саклап калу сәясәтен финанс яктан тәэмин итү мәсьәләсен яңадан карап чыгар идем, һәм бу финанслауны арттыру кирәк.

Бу, һичшиксез, хәзер иң зур игътибар бирелергә тиешле өлкә, бүген барган бәхәсләр, фикер алышулар да шуны раслый.

Бу өлкәнең матди яктан җитәрлек дәрәҗәдә тәэмин ителмәвен без үзебез өчен ачык аңларга тиеш. Мин монда, беренче чиратта, теге яки бу милли телләр өчен тикшеренү һәм фәнни үзәкләр турында сүз алып барам, алар дәүләт телләре булса, бигрәк тә. Без телләр өлкәсендә өстәмә белем алырга теләүчеләргә матди ярдәм күрсәтеп, кызыксындырырга тиешбез. Әлбәттә, телне фәнни өйрәнүне генә түгел, гомумән милли мәдәнияткә, бәлки, шушы телне куллана торган дини гыйбадәткә дә ярдәм күрсәтелергә тиеш. Тулаем алганда, менә шушы чараларны мин тиешле нәтиҗәләргә китерерлек дип саныйм. Тагын бер кат кабатлыйм: тел ул – мәдәният, ул - фәлсәфә, дөньяга һәм милләткә мөнәсәбәттә кешенең үз, шәхси карашы.

- Гаиләгез татар теле белән ни рәвешле бәйләнгән?

- Кичә мин әтием янында булдым, аңа 89 яшь, бер айдан туксан тула. Әтием Бөек Ватан сугышында катнашкан кеше. Ике педагогика югары уку йортын тәмамлаган, ә сугыштан кайтканнан соң булган бөтен гомере мәгариф, мәктәптә укыту белән бәйле. Әтиемнең беренче белгечлеге – татар һәм рус педагогикасы, ул Алабуга педагогика институтын тәмамлаган, ә икенче белеме буенча ул тарихчы. Бөтен гомерен тарих укытуга багышласа да, мин татар теле тирәсендә купкан бәхәсләр турында аның фикерен махсус сорадым.

- Балаларыгыз татар теле белән нинди мөнәсәбәттә?

- Миңа әти-әнием бик булыша, чөнки алар балалар белән татарча сөйләшергә тырышалар, бу бик файдалы. Балалар әби-бабаларына, танышларыбызның туганнарына кунакка барганда, бигрәк тә авыл җирендә. Миннән “балаларыгызның татар телен белүен теләр идегезме?” дип сорасагыз, мин “Әлбәттә!” дип җавап бирәчәкмен. Минемчә, татар телен белү кирәклеген бөтен кеше дә аңлый, дәүләт теле булганы өчен генә дә түгел, ә тагын бер бер тел белүнең өстенлек бирүе аркасында. Гомумән, белемнең, шул исәптән тел белүнең дә беркайчан да ниндидер кимчелек булганы юк, киресенчә, тел өйрәнгән кеше башкалардан өстен тора.

- Үзегез татар телен гаиләдә өйрәндегезме, әллә мәктәптәме?

- Мин Әгерҗе шәһәрендә үстем, анда СССР вакытында өч мәктәп бар иде – берсе татар мәктәбе, икесе рус мәктәбе. Төрле сәбәпләр аркасында мин рус телендә белем алдым, ләкин өйдә без гел татарча сөйләштек. Каникулларны мин һәрвакыт Әгерҗе районында әбиемнәрдә уздыра идем.

- Мәктәп еллары турында тәфсилләбрәк сөйләсәгез иде.

- Мин Әгерҗенең ул вакытта 74 нче номерлы мәктәбендә укыдым, ул тимер юлы оешмасына карый торган мәктәп иде, һәм бездә гомумән татар телендә укыту юк иде. Ул вакытта тулысынча татарча белем бирә торган һәм гел русча гына укыта торган мәктәпләр бар иде. Шулай да татар балаларына татар теле уку мөмкинлеге бирелгән булса, мин, әлбәттә, татар әдәби телен күпкә яхшырак белгән булыр идем, һәм бу минем өчен зур файда булыр иде.

- Татар телен көнкүрештә кулланырлык булса да белүнең тормышыгызда кирәге чыктымы?

- Әлбәттә, мин көндәлек тормышта татар телен кулланам, телне ул дәрәҗәдә мин яхшы беләм, һәм моның миңа гел ярдәме тиде. Башта медицина хезмәткәре булып эшләгәндә, аннары табиб булып хезмәт куйганда. Авыруларның яртысы диярлек русча сөйләшми иде, ә бит табиб һөнәрендә дарулар, операция белән генә түгел, сүз белән дә дәваларга туры килә. Авырулар белән татарча сөйләшә алуым аркасында башка табиблар арасында мин аерылып тордым, ул минем өстенлегем иде. Соңрак, районнарга чыгып эшләгәндә дә, татар телен белүем миңа ярдәм итте.

Ләкин мин татарча әдәби телдә сөйләшә алмыйм, шунысы бик кызганыч. Туфан Миңнуллиннар, Разил Вәлиевлар дәрәҗәсендә сөйләшергә теләр идем. Бу минем татар телен предмет буларак өйрәнә алмый калуым белән бәйле. Һичшиксез, татар телен, татар грамматикасын өйрәнү мөмкинлеге булу кирәк.

Мин татарча беләм, башкалар татарча сөйләгәндә, аңлыйм. Үзем дә әтием белән татарча сөйләшәм, тик көндәлек кулланылыштагы сүзләр белән генә, әдәби телдә түгел. Әлбәттә, әдәби телне өйрәнергә теләр идем, тик вакыт уза да китә, һәм ычкындырган мөмкинлекләр турында уйларга гына кала. Минем өчен шундый ычкынган мөмкинлек – әдәби татар телен өйрәнә алмый калуым.

- Әңгәмәбез ахырында ни әйтергә теләр идегез?

- Һәрберебезне борчый торган, бүгенге көн кадагында тора торган мәсьәләгә әйләнеп кайтып, шуны әйтәсем килә: без хәзер артык хисләнмичә, тойгыларыбызны тезгендә тотып, бернәрсәне дә артык кискен бәяләмичә торсак иде. Иманым камил – бу бер көндә генә хәл итеп була торган мәсьәлә түгел. Бүген җәмгыятьтә бәхәс тудырган тел мәсьәләсе күпмедер вакыт таләп итә. Аны хәл итү өстендә эш бара, һәм ул хәл ителәчәк тә, ләкин без баребер телебезне һәм милли асылыбызны саклап калуга хезмәт итә торган коралларны, ысул-чараларны яңабаштан карап чыгарга тиешбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100