Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айны яратучы космонавт белән очрашу: ничек космонавт булырга, Айда су бармы һәм космоска очу ни өчен кирәк?

Горки-Әмәт урман паркында Россия герое, очучы-космонавт Сергей Крикалев белән очрашу булды. Ачык космоска 8 тапкыр чыккан Сергей Крикалев паркта ял итүчеләрнең космос, Ай, космик корабльләр, йолдыз тузаны турындагы җитди һәм хәтта чит планета кешеләре турындагы фантастик сорауларына да җавап бирде. 

news_top_970_100
Айны яратучы космонавт белән очрашу: ничек космонавт булырга, Айда су бармы һәм космоска очу ни өчен кирәк?

Сергей Крикалевка шушы көннәрдә 61 яшь тулуга карамастан, ул егетләрчә. Чын космонавтларга хас тыныч һәм иркен тота, Голливуд йолдызлары да көнләшерлек. Космоста күргәннәре турында мавыктыргыч итеп сөйләвен сәгатьләр буе тыңларлык. Әйтерсең аны Җирдәге миллиардлаган кешеләр арасыннан чын кеше сыйфатлары таләпләренә туры килешле булганга сайлап алганнар.

Очрашу алдыннан Сергей Константиновичтан космонавтика профессиясе безнең көннәрдә дә популяр булып каламы дип сорадым. Чынлап та, танышларым арасында беркемнең дә космонавт булырга теләгәнен ишеткәнем юк.

- Минемчә, әйе. Мин космонавт профессиясенә бөтен гомеремне бирдем. Безгә космоска гомерләрен багышларга теләгән яшьләр килә. Хәзер космонавтлыкка җыю бара, күптән түгел яңа отряд формалаштыруга документлар кабул итү башланды. Кем дә булса бу интревьюны күрсә, гаризасын җибәрсен. Росскосмос сайтыннан ниләр кирәк булуын белергә була. Никадәр күбрәк профессионал әзерлекле кешеләр килсә, космик программабызның киләчәге шулкадәр  яхшырак булачак, - дип җавап бирде Сергей Константинович.

Очрашуда күп төрле профессия вәкилләре чыгыш ясады, ләкин халыкның төп өлеше нәкъ тә менә Сергей Крикалевны күрер өчен җыелган иде. Сорау артыннан сорау явып торды.

- Ничек космонавт булып киттегез?

- Мәктәптә укыганда авиация, космос өлкәсендә эшләү кызыклы кебек тоелды. Никадәр тизрәк, биегрәк булса, шулкадәр яхшырак. Мәктәпне бетергәч, ракета төзү белгечлеге буенча укырга кердем. Институтны бик яхшы билгеләргә тәмамладым. Эшкә җибәрү системасы бар иде ул заманда. Космик техниканы ясау һәм сынау белән шөгыльләнүче конструкторлык бюросына эшкә җибәрүләрен сорадым. Бу элеккеге Королев КБсы иде, хәзер ул корпорация “Энергия” дип атала. Шунда инженер булып эшли башладым. Эшкә җибәрелгән яшьләр кебек үк космонавтлыкка сайлап алуны үтәргә тырыштым, һәм бәхеткә, шулай килеп чыкты да. Юлымның башы шул булды.

- Космонавттан башка психолог белеме дә алгансыз...

- Минемчә, кеше үзе, бергә эшләгән хезмәттәшләре, элемтәгә кергән башка кешеләр өчен дә психолог. Психология минем төп эшчәнлегем түгел. Безнең эшчәнлектән үзеннән үзе килеп чыккан тармак. Экипажны формалаштырганда кешеләрнең стресслы хәлләрдә үз-үзләрен тотышын бәяләргә тырышабыз.

- Сергей Константинович, сез безнең илдә җитештерелгән корабларда да, Американың Discovery-ларында, шаттлларда очкансыз. Кайсыларында яхшырак, кызыграк? Бәлки, американнар йомшаграк утыралардыр, яхшырак очып китәләрдер, бәлки тирә-юнь яхшырак күренәдер?

- Якынча бертөрле очып китәләр. Физик йөкләнеш тә якынча бертигез, физика законнарын алдап булмый. Безгә секундына 8 километр тизлек җыярга кирәк, моңа реактив двигательләр ярдәмендә ирешәбез. Йөкләнешләр якынча бертигез. Чыгарылышта йөкләнешнең абсолют зурлыгы шаттлда азрак дип әйтер идем. “Союз” кораблендә 3-3,5дән югарырак, американнарныкында 3тән артмый. Ләкин аларныкында ул озын һәм ялыктыргыч, шуңа күрә безнеке физиологик яктан җиңелрәк кабул ителә. Җиргә төшеп утыру буенча шаттл уңайлырак, йөкләнеш кечкенәрәк.

Очышка әзерлекне чагыштырсак, американнар 1 атна очу өчен 1 ел әзерләнәләр: очыш хәрәкәтләре, хәрәкәтләр бәйләнешләрен берничә тапкыр кабатлыйлар. Бу очышның нәтиҗәлелеген арттыру өчен эшләнә.

Әгәр дә без ярты елга очсак, американнарныкы кебек әзерлек безнең уннарча елга сузылыр иде. Шуңа күрә американнар күбрәк аерым операцияләрне күнектерсәләр, без космонавтларның очыш вакытында кирәкле булган осталыкларын күнектерәбез. Шундый очракта очыш программасының үзгәреше әһәмияте зур түгел, чөнки безнең тегеләй дә, болай да, башка төрле дә эшләү осталыгы бар.

Американнар безнең белән эшли башлагач, космонавтларны озак вакытлы очышка әзерли башлагач, безнең системага яраклашып, үзләренә кабул итә башладылар. Без нәрсәнедер американнар системасыннан алдык. Чөнки компьютерда модельләштерү аларда безгә караганда иртәрәк барлыкка килде. Алар компьютерлар базасында тренажерлар ясадылар. Хәзер без дә моны киңрәк кертәбез. Ләкин осталыкны күнектерү системасы бездә саклана әле.

- Очыш вакытында берничә сәгать поясларын үтәсез, кайсысы буенча яшисез?

- Һәр әйләнештә 24 сәгать поясын үтәбез. Сәгать пояслары - шартлы төшенчә. Җирдә ничек яшибез, космоста ничек яшибез дип килешәбез. “Салют”, “Мир” станцияләрендә яшәгәндә, сәгатьне кышкы һәм җәйге вакытка күчергәндә һәрвакыт декретлы Мәскәү вакыты белән яшәдек. Гринвич +3 сәгать. Бөтен компьютер программаларын сәгать поясларын буенча үзгәртү мәшәкатьле, шуңа күрә декретлы Мәскәү вакыты буенча яшәдек.

Шаттлда очканда башка төрле система, шаттл өчен белгечләр Хьюстон вакыты куллана. Шаттлда вакыт старттан башлап исәпләнә. Старт берничә сәгатькә кичектерелсә, бөтен программаны яңадан санамас өчен, старт башыннан санала. Халыкара станцияләрдә эшләгәндә, килешергә кирәк иде. Без Гринвич буенча дип килештек.

- Нинди иң куркыныч ситуция булганы бар?

- Бәхеткә, иң куркынычы булган юк, шуңа күрә мин монда сезнең белән басып торам. Алар барысы да җайга салынды.

- Космонавтлар очыш барышында тикшеренү эшләре белән шөгыльләнә. Кайсы эшегез иң кызыклысы булды?

- Иң кызыклыларының берсе “Мир” станциясендә очканда булды. Кисәкләрдән зур ферма төзедек. Эшнең күп өлешен станциянең тышкы ягында башкардык. Бу шундый фәнни тикшеренү иде. Әлегәчә ул иң зур җыелма конструкция булып кала. Станциядән китерелгән әзер кисәкләрдән түгел, почмаклар һәм рамкалардан. Ферманың биеклеге 14 метр. Төзү технологиясе үзе кызыклы техник эксперимент булды.

Форма хәтерен саклый торган булган материал бар, беләсездер. Ферманы төзегәндә шул материалларны кулландык. Ягъни, конструкциянең бер өлешен җыябыз да, билгеле бер төеннәрне җылытабыз. Алар җылытканчы нинди булганнарын "исләренә төшереп", аерып булмаслык бәйләнешләр хасил итә. 

Ферманы төзү өчен берничә тапкыр космоска чыгарга туры килде. Берничә сәгать эшләдек, бик кызыклы эш. Ферманы төзегәч нинди булачагы билгеле түгел иде - нык буламы ул, йомшакмы, тотрыклымы, бөгелеп төшәме.

Белгечләрнең фаразлары дөрес булып чыкты: ул җыеп булырлык килеп чыкты. Американнар да, киләчәктә космоста конструкция төзергә кирәк булачагын аңлап, төзергә тырышканнар иде. Бик күп көч һәм вакыт сарыф иттеләр. Нәтиҗәләре тискәре булды. Безнеке уңай чыкты. Кызык булса укып карагыз, эксперимент “Софора” дип атала.

Ахыр чиктә, ферманың өстенә двигатель урнаштырылды. Ул безгә ягулыкны уннарча тапкыр экономияләргә мөмкинлек бирде. Чынлыкта, бик күп шундый экспериментлар булды.

Халыкара станцияләрдә үткәрелгән экспериментларның минем өчен иң кызыклысы “Плазмалы кристалл” дип аталганы. Бу эксперимент физиклар әйткәндәй, “тузанлы плазма”ны өйрәнергә мөмкинлек бирә. Бу плазмада аерым кисәкчәләр кушыла. Кисәкчәләр плазмада электр корылмасы алалар булып чыкты, шул корылмаларның үзара бәйләнеше нәтиҗәсендә, бу кисәкчәләр кристаллик рәшәткәгә охшаш әйбер булып тезелә. Кристалларның үз-үзләрен тотышын өйрәнергә мөмкинлек барлыкка килә. Аерым кисәкчекләрне билгеле бер тәртип булган структуралар итеп оештырырга мөмкинлек бирүче яңа технологияләр барлыкка килә. Аннары яңа материаллар ясарга була. Бу - бик зур перспективасы булган технология. 

Сез аңларга тиеш, һәр экспериментта да белгеч була алмыйбыз. Мөмкинлек булганча тырышабыз.

Физика белгечләре әйтүенчә, без беренче экспедициядән алып кайткан мәгълүматлар буенча да берничә яңа төрле физик эффект ачыкланган. Планеталар системалары ясалу турындагы кайбер теорияләр кире кагылган, кайберләре расланган.

- Чит планета кешеләрен күрдегезме?

- Юк, кызганыч, күрмәдек. Күрсәк, бик рәхәтләнеп аралашыр идек. Станция эчендә берничә ай 2-3 кеше белән генә очрашасың. Бик рәхәтләнеп башка акыл вәкилләре белән аралашыр идек, ләкин алар безнең янга килмәде.

"Билгесез оча торган объект" дигән төшенчә бар. Беренче очышта шундый әйбер күргән идек, ләкин соңыннан аның нәрсә икәнен аңладык. Шундый эффект бар: кич белән кояш баткач, тышка чыгып башыңны күтәреп күккә карасаң, 10-15 минут эчендә өстегездән очып баручы берничә объект күрәчәксез. Кагыйдә буларак, бу иярченнәр. Аларны күз белән генә дә күреп була. 

Космоста төнлә күккә караганда, бернәрсә дә күрмәвебезне ачыкладым. Мин үзем өчен үземә сораулар бирә башладым, ни өчен Җирдә күрәбез, монда күрмибез?

Моны аңлатып була. Без бит очып барган, Кояштагы, зур орбитадагы объектларны күрәбез. Ә бездә инде күләгә. Таудагы кебек - тауның өстен кояш яктырта, ул күренә, ә итәгендә күләгә. Монда да шул ук хәл: Кояш баеганда һәм чыкканда күренә. Төн уртасында мондый объектлар аз күренә, чөнки орбитадагы бу объектларга Кояш яктысы төшми, шуңа күрә без аларны күрмибез. Космоста без ниндидер башка объектларны күрә алырлык зона бик кечкенә.

Без секундына 8 километр тизлек белән очабыз, без күрсен өчен, ул әйбер алдыбыздан яки артыбыздан берничә секунд аралыгында очарга тиеш. Безнең күләгәдә булып, әйберне Кояш яктыртырга тиеш. Шундый аңлатма тапканнан соң карыйм - яныбызда нәрсәдер оча. Бинокльдан карыйбыз - нокта гына, күренми. Лазер белән ераклыкны үлчәргә маташтык, әллә аңа лазерны эләктерә алмадык, әллә 20 километрдан ераграк. Үлчи алмадык.

Киләсе әйләнештә карыйбыз, тагын яныбызда нәрсәдер оча. Әллә зур һәм ерак, әллә кечкенә һәм якын? Тора-бара ераклыкны үлчи алдык, 5 километр ераклыктагы кечкенә объект булып чыкты. Берничә әйләнештән соң аңладык - фәнни җайланманың тышлыгы булып чыкты.

– Сезнең яраткан күк йөзе объекты бармы?

- Ай - кызыклы объект. Атмосферага кергәндә ничек үзгәргәнен каравы кызык. Космостан Айга карасаң, ул Җирдән күренгәненнән бик аерылмый. Ләкин ул горизонтка якынлашканда, Кояш кысылган яки Ай арткан кебек үзгәрешләрне күрергә мөмкин. Космоста ул берничә секунд бара. Космостан карарга мөмкинлекләре булмаганнар өчен бу гаҗәеп күренешне фотога төшерергә тырышабыз.

Сергей Крикалев Ай өслеген яңача кабул итүләрен дә сөйләде:

- Безнең өчен дә, Америкадагы коллегаларыбыз өчен дә Айның өслеге зур кызыксыну уята. Айга очу, анда база булдыру юнәлешендә эшләячәкбез.

Күп еллар планетология белән шөгыльләнүче галимнәребез белән сөйләшкән идек. Алар без 20 ел элек аңлаган Ай һәм хәзер аңлаган Ай - икесе ике төрле объект дип әйтә. Ягъни 10 ел элек Ай үле объект булып саналды, бөтен әйбер аңлашыла кебек иде: анда ниндидер грунтлар бар, шуларны өйрәнергә кирәктер, Ай тузаны, өслекне каплап торучы реголит... кайдадыр күбрәк, кайдадыр азрак.

Ләкин чагыштырмача күптән түгел реголит катламы астында зур гына күләмдә боз булырга мөмкин дигән дәлилләр барлыкка килде. Димәк, бу - су. Бу мәгълүмат Айны ничек кулланырга мөмкин дигән сорауга үзгәреш кертәчәк. Коры, җансыз күк җисеме булса, бу бер хәл. Әгәр дә анда су бар икән, Айда ягулык, яшәүне тәэмин итүче системалар ясау өчен кулланып булса, су - беренче ресурс. Аны кулланырлык итеп эшләп булса, булачак станцияләр өчен Айны куллану юлларын үзгәртә. 

Аппаратлар ярдәмендә тикшергәч, су полюсларга якынрак җирдә табылды. Аерым алганда, көньяк полюска якынрак җирдә. Киләчәк миссиясе көньяк полюс тирәли урнашачактыр. 

- Космоска очарга курыктыгызмы?

- Бер яктан караганда, безнең куркыныч тирәлектә эшләвебезне аңлыйсыздыр. Космос бик үк дустанә мохит түгел. Вакуум, радиация, экстремаль температуралар, зур тизлекләрдә очабыз - болар барысы да билгеле бер куркыныч тудыра. Ләкин эмоциональ яктан авыр булганы - космоста булырга мөмкин ахмак хаталар ясаудан курку.

Уннарча, кайвакыт йөзләрчә кешеләрне очышка әзерләү, космонавтларны әзерләгәндә иң зур психологик авырлык - ул кулларыңа алган җаваплылык. Стресс ниндидер ахмак хата ясаудан курыкканга барлыкка килә.

- Космонавтлар, космостан Җирне күргәч, аны кешеләр йогынтысына карата көчсез дип саный башлыйлар дип укыган идем. Сезнең дә Җиргә карата шундый хисләр булган идеме?

- Мин аны көчсез димәс идем. Бәлки киресенчә. Кешенең йогынтысы без уйлаганнан күбрәк икәнен аңлый башлыйбыз. Чөнки космостан Җирнең пычрану масштаблары күренә. Күзгә иң ташланган проблема - Көньяк Америка джунглиларында йөзләрчә квадрат километр мәйданда агачлар киселә. Агачлар - Җирне, атмосфераны чистарту мөмкинлеге бирә торган үпкәләр.

Секундына 8 километр очканда Җирне әйләнеп чыгар өчен сәгать ярым вакыт кирәк. Африка өстеннән очканда - чүл дә чүл сыман, уннарча минут уза. Америкадан Европага очып җитүнең аралыгы Африкадагы комлыкларны очып үтүдән кимрәк икәнен аңлыйсың.

Космоска эләккәч игътибар итә башлаган тагын бер хис - чикләр юк. Без карталарда, глобусларда чикләр булуга күнеккән. Анда елгалар, күлләр, таулар, диңгезләр ясалган, шунда ук чикләр дә бар. Нәрсәнедер билгеләр өчен таяну ноктасы буларак күңелдә шул чикләрне кулланабыз. Менә бу шәһәр илнең чигендәге шушы борылышында урнашкан дибез, нәрсәдер чикнең бу ягында, нәрсәдер икенче ягында. Космоста бу юк.

Минем икенче очышым Ирактагы сугыштан соң иде. Хәтерлисездер, анда скважиналар янган иде. Скважиналардагы төтеннең 2 мең километрга кадәр таралган иде. Җил ничек иссә, скважинадан чыккан кара корым шулай ике мең километрга тарала. Әлбәттә, моны үз күзләрең белән күргәч, һәм Җирне каплап торган юка гына атмосфера катламын күргәч, ресурслар бар, ләкин аларның чикле булуын аңлыйсың.

Шуңа күрә без, акыллы җан ияләре буларак, яшәү һәм үсү, яшәүдән ямь табу өчен ресурларның безгә генә түгел, балаларыбызга, оныкларыбызга да җитүен кайгыртырга тиеш.

- Космоска очканда сезнең нинди биремегез бар иде?

- Биремнәр күп. Очыш барышында берничә дистә, кайвакыт берничә йөз эксперимент ясала. Зур итеп караганда, биремнәр - космоста очарга, яшәргә өйрәнү, яңа белемнәр алу. Кайбер экспериментлар фундаменталь фәннәр өчен белем бирә. Кайберләре гамәли фәннәр өчен. Без Җиргә алып кайткан нәрсәләрнең күбесен киләчәктә кулланылырга мөмкин.

Күп экспедицияләр барышында аксым кристаллары белән экспериментлар үткәрдек. Галимнәр әйтүенчә, экспериментлардан алынган мәгълүматлар онкология кебек авырулар белән көрәшү юлларын ача. Бу инде бик күп еллар өйрәнелә. Космоста куелган экспериментлар бу авырудан дару табарга ярдәм итүче мәгълүматлар алырга ярдәм итә. Мәгълүматлар дару табарга якынлашырга ярдәм итәр дип ышанам.

Космоста ничек очарга, ничек яңа космик корабльләрне төзергә, киләчәктә сезгә тагын да ераккарак очар өчен системаларны ничек тагын да ышанычлырак итәргә икәнлеге турында мәгълүмат алабыз.

- Хәзер берьюлы берничә илдә яңа космик корабльләр җитештерәләр. Менә-менә Crew Dragon очачак. Шушы көннәрдә кытайлар да яңа корабль ясарга тиешләр дип укыдым. Аларның безнең “Союз” кебегрәге бар. Россия космонавтикасының перспективалары нинди? Безне шактый узып киттеләр кебек тоела.

- Бер яктан караганда, бу табигыйдыр. Нәрсәнедер син генә эшли башлаганда, бәхәссез лидер буласың. Бу еш кына иркенәйтә. Без 20 ел элек әйтә идек: “Егетләр, безнең “Союз” корабле бик яхшы, әйдәгез, тагын берәр нәрсә эшлик”. Шул чорның кайбер менеджментлары, “ярар инде, нормаль корабль, беркая да китмәс, бергә эшләрбез”, диделәр. Аңлашыла инде, иртәме-соңмы бу вакытлар тәмамлана.

Җир яны орбитасына якын чикләрдә очарга тиешле яңа корабль төзелеп килә. Без аны үзара перспектив пилотлаштырылучы транспорт корабле дип атыйбыз. Ул орбита чикләрендә очарга тиеш. Айга төшеп утырырга түгел, Айга кадәр очарга һәм анда кешеләрне китерергә мөмкинлек бирә торган булачак. Чөнки Айга төшеп утыру өчен башка җайланма кирәк.

Әйе, конкуренция зуррак булган саен, эшләве дә авыррак. Бездә дә эшләр алып барыла. Сез хаклы, яңа корабльләр төзелә. Коммерцияле яңа корабльләренең тиз һәм арзан бәягә төзелүе турында әйтелгән иде. Барысы да алай гади кенә булып чыкмады. Америкалылар яңа корабларны 2014 елда гамәлгә кертергә исәпләгәннәр иде. 2014тән 2016 елга, 2016 елдан 2017 елга, тагы да киләчәккә күчерелә бара. Әлегә бу мәсьәлә башта тоелган кебек гади булып чыкмады. НАСА алган мәгълүматлар Америка космоновтикасының казанышы булса да, алар коммерция оешмаларына тапшырылса да, кызганыч, ышанычлы пилотлаштырылучы корабль төзү гади генә түгел.

Күзәтеп барсагыз, ишеткәнсездер, парашют системасы тиешенчә сыналмаган булып чыкты. Авария коткару һәм парашют системасын сынарга җыенганда янгын башланды һәм аппарат шарлады. Ә бу безнең өлкәдә очрый торган хәл. Шунысы яхшы, без кешеләргә зыян килмәслек итеп сынаулар үткәрергә өйрәндек. Узган елның октябрендә ракета эштән чыккач, безнең авария вакытында коткару системасы эшләде, экипаж Җиргә хәвеф-хәтәрсез кайтты.

Конкуренция бар, ул булачак, алга таба ул кискенләшәчәк кенә.

Кораблар без теләгәнчә тиз генә төзелми, монда мин сезнең белән килешәм. Бөтен системаны аклап, шуны әйтәсем килә - кемдер юкны бушка аударып йөри, берни эшләми дигән сүз түгел. Безнең финанс мөмкинлекләре NASA белән чагыштырганда күпкә азрак. 

Шундый ялгыш фикер бар: аларда корабльләрне коммерцияле оешмалар ясый, ә бездә юк, диләр. Заманында мин яшь белгеч буларак эшкә килгән РКК “Энергия” инде 20 елдан артык коммерцияле оешма булып тора. Бу космонавтиканың ни өчен без теләгәнчә тиз үсмәве сәбәпләренең берсе. Чөнки приоритетлар үзгәргәндә нәтиҗә урынына хезмәт хакы алу максаты һәм процесс үзе нәтиҗәгә әйләнү күп көч ала. Бу сезнең соравыгызга җавап: бездә акрынрак бара, чөнки бездә конкуренция азрак. Чөнки бездә параллель 2-3 кораб төзү мөмкинлеге юк. 

Авыр, чөнки акча җитми.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100