news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айлин яңа җырын тәнкыйтьләүчегә: «Һәр авылның үз диалекты»

Айлин бу җырын татар филологы белән киңәшеп эшләвен әйтте.

news_top
Айлин яңа җырын тәнкыйтьләүчегә: «Һәр авылның үз диалекты»
Солтан Исхаков

Җырчы Айлин яңа җыр яздырган. «Җыр премьерасы. „Мин синең“. Г.Рәшитов сүзләре, М.Габделмәнов көе», — дип яза ул инстаграмдагы сәхифәсендә.

Инстачыларның күбесе җырны ошаткан. «Текә трэк», - диләр.

Тик тәнкыйтьләүче дә бар. «Акцент бик көчле. Гадәттә, сөйләгәндә акцент булса да, җырны мондый көчле акцент белән җырлаганнарын ишеткән юк иде әле», — дип яза ramia_murtazina.

Айлин бу комментарийга җавап биргән. «Татар теленнән филолог белән яздырдык. Бар да идеаль. Сезнең үзегездә акцент бардыр. Һәр авылның үз диалекты», — ди ул.

ramia_murtazina моңа да җавап кайтара. «Идеаль белән акцентны аерам инде мин. Диалектта эш түгел монда. Җырның сүзләре чак аңлашыла. Татар телендә җырларга, аңларга тырышуыгыз куандыра», — дип яза ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар