news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айлин туган көненә чакыра

Бу шимбәдә җырчы Айлин үзенең туган көнен якыннары, дуслары һәм иҗатын сөючеләр белән бергә уздырырга җыена.

news_top
Айлин туган көненә чакыра

Бәйрәм ресторанда фуршет форматында үткәрелә, Айлинның һәм аның иҗатташ дусларының чыгышы көтелә. «Түгәрәк дата түгелдер бит?» дигән сорауга җырчы серле елмаеп: «Юбилейны гына зурлап уздырырга димәгән лә, күңел халәтем шундый, күбрәк кешеләр белән танышасым, аралашасым килә. Туган көнемне шул рәвешле уздыруны матур бер традициягә әверелдерәсе иде, монысын киләчәк күрсәтер», — дип җаваплады.

Туган көн - матур итеп киенеп, елмаеп-көлеп, бүләкләр һәм котлаулар кабул итә торган көн ул. Айлин үзе дә кунаклары өчен бүләкләр әзерләп куйган. 26 декабрьдә «Печь» ресторанына (Казан шәһәре, Шаһабетдин Мәрҗани урамы, 10 йорт») 12.00 -17.00 сәгатьтә Айлинны тәбрикләргә килегез.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар